Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Ветераннарга ярдәм

Менә инде дүртенче ел рәттән “Буыннар хәтере” хәйрия фонды илебезнең бөтен территориясендә “Кызыл канәфер” патриотик акциясе уздыра.

Акция кысаларында кызыл канәфер рәвешендәге значок сатып алырга мөмкин, шул рәвешле сез ветераннарга ярдәм итәчәксез. Значокны сатудан һәм таратудан алынган барлык акча ветераннарга медицина ярдәме күрсәтүгә җибәрелә.

Бүген чара Алабуга хакимияте бинасының фойесында узды.

– Без “Волонтер” үзәгендә катнашабыз, ул әлеге акцияне тормышка ашырырга булыша. Җыелган барлык акчалар Казанга, “Җиңү Волонтерлары” ның төп штабына җибәрелә һәм аннан ярдәм барлык төбәкләргә таратыла. Изге эштә катнашу өчен, хәтер символын – “Кызыл канәфер”не сатып алырга кирәк. Акчаны 2206 номерыннан файдаланып, яисә турыдан-туры “Җиңү волонтерлары” дип аталган федераль фондка күчерергә мөмкин. Безнең иреклеләр шәһәрнең аскы өлешендә дә, өске өлешендә дә йөри. Алабугада барлыгы 900 гә якын канәфер сатылачак, – ди акцияне оештыручылар.

2018 нче елда 20 миллион сумнан артык акча җыелган булган. Быелгы чара  22 июньгә кадәр дәвам итәчәк, анда теләге булган һәркем катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев