Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

XVI Спас ярминкәсе: икенче көн афишасы

Икенче көннең тулы программасы.

5 август (9.00-22.00)

8.00-9.00 — Спас ярминкәсендә катнашучыларны сәүдә рәтенә урнаштыру.
9.00-22.00 — Спас ярминкәсе эше:
— декоратив-кулланма, халык сәнгать кәсепләре һәм һөнәр осталарының эшләнмәләрен сату (Ленин мәйданы);
— мастер-класслар (Ленин мәйданы);
— Спас соборы һәм төп сәхнә янында Чаң кагу фестивалендә катнашучыларның чыгышлары;
— урта гасыр сугышларын торгызучылар чыгышы (тарихи урта гасыр сугышы, дуэль ярышлары һәм массакүләм көрәш) (Шишкин буалары);
— Спас ярминкәсенең төп сәхнәсендә концерт программасы;
— профессиональ артистлар һәм фольклор коллективлар чыгышы;
— «Бал шәһәрчеге» эше;
— аттракционнар;
— рестораннар эше;
— ваклап сату.
9.00-21.00 — Алабуга музей-ядкарьлеге күргәзмәләре.
10.00-15.30 — «ВДОХновение» XXII автор җыры фестивале («Александр бакчасы» паркы).
13.00-15.00 — Спас соборы янында Бөтенроссия чаң кагу фестивалендә катнашучылар концерты.
18.00-19.30 — Шагыйрь, композитор, аранжировщик Владимир Бессмертных, җитәкчелегендә ВИА «Союз» концерты («Александр бакчасы» паркы).
18.30-21.00 — «ВДОХновение» XXII Бөтенроссия автор җыры фестиваленең гала-концерты (Шишкин буалары).
20.00-21.00 — Марина Цветаева исемендәге әдәби премия лауреаты, Мәскәүнең Елена Камбурова театры солисткасы Елена Фролова чыгышы (Шишкин буалары).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев