Алабуга нуры

Яшиләрме, исән калырга тырышалармы?

Заман медицинасы нык алга китте, әмма аның бөтенесенә дә кодрәте җитми – дәвалап булмаслык авырулар бар.

Бүген Алабуга районында 4 меңнән артык инвалид яши. Аларның күпчелеге турында мөмкинлеге чикләнгән дип  әйтүе авыр, чөнки активлыкларыннан  сәламәт кеше дә көнләшерлек. Ел әйләнәсендә алар күргәзмәләргә йөри, республиканың башка шәһәрләренәсәяхәткә бара, мәдәни һәм спорт чараларында катнаша. Шунысын да әйтергә кирәк, һәр эшләре уңышлы, нәтиҗәсе районның Инвалидлар җәмгыяте идарәсендә эленгән диплом һәм грамоталардан күренә. Әлеге җәмгыять рәисе Раил Шәрәфиев сүзләренә караганда, бу әле бар бүләк тә түгел, бер өлеше тренажерлар стадионы залында саклана. Ул – республикада мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылган бердәнбер зал. Коляскалы инвалидлар, таякка таянып йөрүчеләр һәм башка төр инвалидлар бирегә килеп бушлай шөгыльләнә ала. Балаларны тернәкләндерү үзәге “Астра”га йөрүчеләр дә килә. Ике йөз квадрат метрда өстәл теннисы, армреслинг, пауэрлифтинг һәм өстәл уеннары көтә.

− Инвалидлар арасында ярышларда Татарстан җыелма командасының яртысын алабугалылар тәшкил итә. Быел, мәсәлән, күрү буенча I төркем  инвалиды өстәл теннисы буенча Татарстан Чемпионы булды...  Шулай ук  Также наша команда в соревнованиях по армреслинг буенча Алабугада узган ярышларда безнекеләр өченче урын яулады, − дип сөйли Раил Шәрәфиев.

Алабуга командасы туризм спорты буенча ел саен Башкортостанда үтә торган Бөтенсоюз фестивале “Йөрүзән”дә теләп катнаша. Бу вакытта алар, һава торышы нинди булуына карамастан, палаткаларда яши. Быел 15 команда арасыннан бишенче урын алып кайттылар.

Ярышларга бару белән кыенлыклар юк. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе һәрчак булыша, транспорт бирә. Шулай да инвалидларның проблемалары бар, әлбәттә. Кыенлыклар тудырганы – аслыклар, сеңдергеч эчке кием һәм тернәкләндерүнең техник чараларын вакытында китереп җиткермәүләре. Үзем инде икенче ел ортопедик аяк киеме ала алмыйм. Елына дүрт пар аяк киеме мөһим булган балалар бар, гаризаны ике парга гына биреп була. Ата-анага үзләренә сатып алырга туры килә. Бәясе – елга  18 меңнән 40 мең сумна кадәр, − дип көенә рәис.

Ни булса да, Раил Шәрәфиев әйтүенчә, хәлләр бөтенләй үк начар түгел.  “Уңайлы мохит” программа эшли башлаганнан бирле, инвалидларның тормышы бераз җиңеләйде, дөрес башланмаган эшләр күп әле. Яңа корылмалар төзелгәндә үк керү юллары җайлаштырыла, коляскалылар өчен тоткалар куела. Иҗтимагый-көнкүреш объектлары гражданнарның махсус категорияләренә уңайлы булырлык итеп 70 процентка җиһазланган.

− Кайбер җитәкчеләр урнаштырган бордюрлар, пандуслар буйлап коляскалы инвалидлар да, аларның әниләре дә йөри алмый, − ди “Мәрхәмәтлелек планетасы” җитәкчесе Таңсылу Хөснуллина.

Ул тормышын мөмкинлеге чикләнгән балалар һәм яшьләр белән эшләүгә багышлаган.

− Оешма рәсми рәвештә 2009 елдан, ләкин без эшне аңа хәтле үк башладык. Кызым 13нче балалар бакчасына йөри башлагач, минеке кебек үзенчәлекле бала тәрбияләүчеләрдән ата-аналар комитеты оешты. “Астра”га йөргәндә дә аралаштык. Балаларыбызның киләчәге турында уйландык. Арабызда бик активлар да бар иде, инклюзив белем фикерен алга сөрделәр. Без башта тернәкләндерү үзәгендә оештык, аннан соң укыту комбинаты бинасында, Үзәк стадионның бер почмагында бүлмә бирелде. Хәзер, шәһәр җитәкчелеге ярдәме, спонсор һәм  откан грантыбыз аркасында Тынычлык проспектындагы 26а йортындагы бүлмәдә шөгыльләнәбез. Биредә барлык шартлар тудырылган, − ди Таңсылу Хөснуллина.

Бүген биредә белгечләр җитми. Таңсылу Солтан кызыннан башка, ике мөгаллим – Юлия Климченко һәм Тамара Смирнова бөтен күңелен биреп эшли. Иреклеләр дә балаларны игътибарсыз калдырмый. Әмма чын белгечләр сирәк килә. Һәммәсе дә инвалид балалар белән эшли алмый шул. Үзенчәлекле балалар белән аралашканда, барлык сәләт ачыла. Биредә балалар мәрхәмәтлек эшләргә өйрәнә.

Шунысы кызыклы, оешмада тәрбияләнгәннәр җәмгыятьтә үз урынын таба: гаилә кора, укый, эшли һәм, гомумән, яхшы кеше була, алар өчен кызарырга туры килми.

− Хәзер бездә тәрбияләнүчеләргә нәрсә кирәк булса, без шуның белән шөгыльләнәбез. Бер юнәлеш – проектлар. Якын көннәрдә генә “Игелек юлы белән” проектында ТР Президенты грантын отканбыз. Безнең авыл җирлекләре буйлап концертлар белән йөрү тәҗрибәсе бар иде инде, шуны башкачарак оештырырга ниятлибез. Ун авылда сәхнәләштерелгән тамаша планлаштырабыз. Безнең белән бергә, урында хезмәт күрсәтү өчен чәчтараш, өс киеме, аяк киемнәрен төзәтүгә заказ алучы белгеч йөриячәк. Сугыш ветераннары һәм инвалидларга хезмәт күрсәтү бушлай булачак, − ди Таңсылу Хөснуллина.

Үткән ялларда “кояшлы” − Даун синдромлы балалар килгән. Алар рәхәтләнеп бии, мастер-классларда шөгыльләнә.

Экспертлар фикере

Юлия Демина, Мәшгульлек үзәге директоры:

Агымдагы елда мөмкинлеге чикләнгән һәм инвалидлыгы билгеләнгән 126 кеше исәпкә куелды. Алар эшкә урнаша ала. Эш бирүчеләр инвалидларга эш урыны тәкъдим итәргә тиеш. Квота буенча 2017-2018 елга районның 46 оешмасына 137 кешене урнаштыру каралган, аларның 44е үз урынын алган инде. Әлбәттә үзенчәлекләре булганнарга эш табу җиңел түгел. Өстәвенә, кайбер эш бирүче аларны коллективта йөк итеп саный, тик алар ялгыша. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бик тырыш, җаваплы. Алар тугры һәм ихтирамлы. Күптән түгел генә III төркем инвалидын эшкә урнаштырдык, ул ай ярым исәптә торган иде. Бюлжет оешмасы булганга, хезмәт хакы зур булмаса да, даими. Мондый эш бирүчеләрне дәүләт тә  хуплый. Шундый урын өченн аларга компенсация 72600 сум тәшкил итә. Быел бу программа буенча 3 эш урыны булдырылды.

 

Мәгариф идарәсенең баш белгече Резеда Яруллина:

Бүген инклюзив белем өчен районда ике урында – 2нче һәм 3нче мәктәпләрдә барлык шартлар тудырылган.

Мөмкинлеге чикләнгән 9 бала 2нче мәктәптә укый. Беренче кат “Уңайлы мохит” буенча җиһазланган, актлар залы, санитар бүлмәләр бар. Стена тирәле махсус тоткалар куелган. Коляскалы инвалидлар өчен икенче катка махсус күтәртмә ясалган. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар башкалар белән бер сыйныфта белем ала.

Унбер үзенчәлекле бала 3нче мәктәптә укый. Алар барысы да күрү буенча инвалид. Алар өчен дә пандуслар һәм күтәртмәләр эшләнгән.

Алабуга районында, мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен махсус 7нче мәктәп укучыларын да кертеп, барлыгы 50 инвалид бала укый. Кайберләре өйдә белем ала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!