Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Йорт-җире янган алабугалы 12 елдан соң фатир алачак

Тиздән алабугалы Валентина Галичина үз фатирына күчүен бәйрәм итәчәк. Ул аны торак шартларын яхшырту программасы кысаларында алачак.

Агымдагы елның августында Валентина Ивановна район башлыгы Рөстәм Нуриевка мөрәҗәгать иткән иде. 2008 елда аның өч бүлмәле фатиры булган йортта янгын чыга. Шуннан бирле ул төрле җирләрдә яшәргә мәҗбүр.

— Элек мин Гассар урамында урнашкан 22 санлы ике катлы күпфатирлы йортта яшәдем. 2008 елда ул янып бетте. Берәү дә безне арендага алган фатирларда тотарга теләмәде, чөнки балалар күп иде. Ут та, җылылык та булмаган авария хәлендәге бер йортка күчтек. 2012 елда мин торагы янучылар исемлегендә үз чиратымны белергә булдым, тик башкарма комитетның торак бүлегендә минем хәтта исемлектә булмавым ачыкланды. Шуннан соң Татарстанның 10 еллыгы урамындагы элеккеге тулай торакта бүлмә бирделәр. Бу бинадан яшәүчеләрне чыгара башлагач, барыр җирем калмады. Аннары миңа Гассар урамы, 23 йорт адресы буенча элеккеге сырхауханә бинасындагы бүлмәләрнең берсенә урнашырга, ул бинаны сакларга һәм җыештырырга тәкъдим иттеләр, — ди хатын-кыз.

«Сәүдәгәрләр шәһәре» исемле оешма әлеге бинадан күчеп киткәч, су һәм электр энергиясен өзгәннәр, һәм инде биш ай буена Валентина Ивановна сусыз һәм утсыз яши.

— Баштагы вакытта суны сатып алдым, тик бу чыгымнар таләп итә. Миңа Мәскәү урамында су колонкасы барлыгы турында әйттеләр, хәзер мин суга шунда йөрим. Кайнар ризыкны да әзерли алмыйм, шуңа күрә мин кибеттән сөт, пироглар сатып алам. Аларны тәрәзә рамнары арасында саклыйм. Көненә бер тапкыр сеңлем миңа кайнар ризык алып килә, аңа инде 70 яшьтән артык, ләкин ул ризык та суына бит, — дип хис-тойгылары белән уртаклашты алабугалы.

Валентина Галичина инде бернигә дә өметләнмәгән була, ләкин район башлыгына кабул итүгә языла. Беренче тапкыр ул Рөстәм Нуриевка августта килә, һәм әлеге очрашудан соң район башлыгы әлеге мәсьәләне шәхси күзәтүе астына ала, даими рәвештә аны һәм җаваплы җитәкчеләрне кабул итүгә чакыра. Алабугалы өчен Зур Покров урамындагы йорттан фатир сайлаганнар, монда бик күп эшләр башкарылган, тәрәзә рамнары, җылылык радиаторлары куелган. Соңгы кабул итү вакытында әлеге хатын-кызга тиздән бу торакка күчә алачагын хәбәр иттеләр.

− Шәһәр җитәкчелеге тарафыннан миңа карата шундый кешелекле мөнәсәбәт булуына бик сөендем. Мине шундый игътибар белән тыңладылар, мәсьәләне хәл итү юлын таптылар. Аллаһы Тәгалә район башлыгына сәламәтлек бирсен, — дип теләкләрен әйтте Валентина Галичина.

Шулай ук халыкны соңгы кабул итү вакытында мәктәп туклануы өчен түләү, Спас соборы янындагы совет власте өчен көрәшүчеләргә куелган һәйкәлне төзекләндерү, су белән тәэмин итү, капиталь ремонт мәсьәләләре күтәрелгән иде. Барлык мөрәҗәгатьләр дә җаваплы структуралар тарафыннан эшкә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев