Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә “бию йолдызы” кабынды
Аделина Галимова шушы көннәрдә Санкт-Петербург шәһәрендә үткән “ArtCon DANCE” бәйгесенең суперфиналында икенче дәрәҗә лауреаты булуга ирешкән. Ул Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең беренче курс студенты.
Әйтеп китик, Россиянең мәдәни башкаласында үткән әлеге бәйге беренче дәрәҗә лауреатлары арасында үткәрелгән, ягъни элегрәк барлык катнашучылар да бәйгенең төбәк этапларында призлы урыннар яулаган. Суперфиналга Россиянең генә түгел, чит илләрнең дә (Казахстан, Латвия, Эстония) 36 шәһәреннән 3 меңгә якын катнашучы килгән.
Аделина Галимова өчен бәйгенең “Талантлар салюты” дип аталган беренче этабы март аенда республикабызның башкаласында үтә.
– Казанда “заманча биюләр” номинациясендә беренче урын алганнан соң, мине Санкт-Петербургка чакырдылар. Татарстан башкаласында көндәшләр бик көчле иде, барысы да лаеклы чыгыш ясады. Дөресен генә әйткәндә, аларны күзәткән вакытта үземнең номерларда куллану өчен кайбер бию элементларны да хәтерләп калдым.
Аделина әйтүенчә, башта ул Петербургка барырга курыккан.
– Катнашучыларның күбесе Мәскәү яки Санкт-Петербургтан иде. Мәскәү кызы беренче урын алды, ә мин – икенче. Минем бию номеры “Оныту мөмкин түгел” дип атала иде. Чыгышым сөйгәне белән аерылган, ләкин аны оныта алмыйча газапланган кыз турында. Бу кыз очраклы рәвештә яраткан кешесенең киеменә тап була һәм биюдә тормышка ашмаган мөнәсәбәтләре аркасында ничек кайгыруын, хәсрәтләнүен күрсәтә.
Аделина сүзләренә караганда, жюри аның номерын нәкъ менә мәхәббәт тематикасына булганга ошаткан. Бию номерын шушы темага төзү беренче булып көллият укытучысы Елена Капинаның уена килгән, әлеге идеяны тормышка ашырырга да кызга ул ярдәм иткән.
– Шәһәребездә “Алабуга”, “Кама таңнары” дигән җыр һәм бию ансамбльләре бар. Менә минем дә заманча биюләр бии торган коллектив булдырасым килә. Без номерларыбыз белән төрле шәһәрләр буенча йориячәкбез дип хыялланам. Нигездә, көллият җитәкчелеге төрле инициативаларны һәм бәйгеләрдә катнашуны һәрвакыт хуплый.
Шулай ук Аделина Имо Элс Визи (хореограф-куючы, Джастин Тимберлейкның балет труппасы биючесе, халыкара һәм Россия бию мәктәпләре укытучысы – Автор иск.) үткәргән баттлда да беренче урынны ала. Әлеге баттлның жюри составына Илшат Шабаев (“Бию йолдызы” һәм ТНТ каналында “Биюләр” проектларының җиңүчесе – Автор иск.) һәм Артем Перминов (Хип-хоп буенча дөнья Чемпионаты финалисты) кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев