Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КОНКУРС

«Алабуга нуры» газетасының Инстаграм аккаунтында фотоконкурс үткәрү турында нигезләмә

«Алабуга нуры» газетасының Инстаграмдагы «alabuga_nury» төркеме яңа фотоконкурс башлап җибәрә.

1. Конкурста 18 яше тулган барлык теләүчеләр дә катнаша ала.
Әлеге Нигезләмә «Инстаграм» социаль челтәрендә фоторәсемнәр конкурсын (алга таба — «Конкурс») үткәрү тәртибен регламентлый.
2. Конкурсның максатлары һәм бурычлары: «alabuga_nury» төркеменә язылучылар санын арттыру, укучыларның социаль активлыгын арттыру, төркемнең уңай имиджын саклау, социаль челтәрләр аудиториясенең «alabuga_nury» төркеменә карата кызыксынуын арттыру.
3. Оештыручы турында мәгълүмат
423600, Татарстан, Алабуга шәһәре, Төзүчеләр урамы, 16а
Конкурсны үткәрү территориясе: Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы.
4. Конкурсны үткәрү вакыты
2021 елның 27 августыннан 11 октябрьгә кадәр.
Беренче этап: катнашучылар тарафыннан конкурс шартларын үтәү (2021 елның 11 октяберенә кадәр).
Икенче этап: җиңүчене билгеләү (2021 ел, 11 октябрь) һәм «Инстаграм» социаль челтәрендә «alabuga_nury» төркемендә җиңүче турында мәгълүмат урнаштыру.
Өченче этап: газета редакциясендә җиңүчегә приз тапшыру.
5. Конкурсны үткәрү тәртибе
5.1 Конкурста «Инстаграм» социаль челтәрләрендә теркәлгән аккаунтлары булган алабугалылар һәм районда яшәүчеләр катнаша ала.
5.2. «Инстаграм» социаль челтәрендә конкурста катнашучылар өчен гамәлләр:
5.2.1 «Инстаграм» социаль челтәрендә «alabuga_nury» https://www.instagram.com/alabuga_nury/ төркеменә кушылырга
5.2.2 Берләшмә битендә конкурс турында язманы табарга.
5.2.3. Конкурс постын «уртаклашырга» (алга таба — репост), шәхси сәхифәдә урнаштырырга.
5.2.4. Конкурс посты бәйге тәмамланганчы катнашучы сәхифәсендә булырга тиеш (2021 елның 11 октяберенә кадәр).
5.2.5 Конкурста катнашучылар җибәргән фоторәсемнәрне Инстаграммның «alabuga_nury» төркемендә күрергә мөмкин булачак.
5.2.6 Репост ясап, катнашучы әлеге кагыйдәләр белән үз ризалыгын раслый, шул исәптән шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә дә.
5.2.7 Җиңүче призны мөстәкыйль рәвештә килеп ала.
6. Конкурска йомгак ясау
6.1. Конкурс нәтиҗәләрен ясау 11 октябрьдә. Бер җиңүче билгеләнәчәк.
6.2. Конкурс нәтиҗәләре «Алабуга нуры» сайтында, «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Алабуга хәбәрләре» төркемендә, Инстаграмның «alabuga_nury» аккаунтында басылып чыгачак. Җиңүчегә шулай ук шәхси хәбәр җибәреләчәк.
7. Өстәмә шартлар
7.1. Бәйгедә катнашу катнашучының әлеге нигезләмә нигезендә конкурсның шартлары белән танышуын һәм ризалыгын күздә тота.
7.2. Конкурста катнашучы шулай ук «Инстаграм» социаль челтәрендә «alabuga_nury» рәсми төркемендә үз шәхси мәгълүматларын бастырырга ризалык бирә.
реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев