Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КОНКУРС

«Алабуга нуры»ннан зур бүләкләр уйнатыла

1 апрельдән «Алабуга нуры» һәм «Яңа Кама» газеталарына 2022 елның II яртыеллыгына язылу башланды.

Без апрель аенда газетабызга язылырга өлгерүчеләр арасында зур призлар уйнату турында игълан итәбез!

Шул рәвешле, конкурста:
— «Бизнес-үзәк» каршындагы кафеда ике кешелек төшке аш;
— «Всемогущий техник» сервис үзәгеннән техника ремонты өчен 1000 сумлык сертификат;
— Зәлидә Әхмәтшинадан чикләвекләрдән файдалы бәйләм;
— «Ремонт одежды» тегү остаханәсеннән 500 сумлык сертификат;
— "Сабыннан роза чәчәкләре Алабуга-Казан"нан шиңми торган букет;
— "Форель хуҗалыгы"ннан бер килограмм форель балыгы;
— "Алабугада яңа чәчәкле киңлек«тән чәчәк бәйләме;
— «Садовый рай» кибетеннән 500 сумлык сертификат уйнатыла.

Конкурста катнашыр өчен:
1. «Алабуга нуры» яки «Новая Кама» газеталарының берсенә — редакциядән, Үзәк китапханәдән килеп алышлы яки почта аша өйгә китереп бирерлек итеп язылырга мөмкин;
2. Төзүчеләр урамы, 16а адресы буенча урнашкан газета редакциясенә килеп, лототронга язылу квитанциясенең күчермәсен салырга;
3. Ярыш нәтиҗәләрен көтәргә.

Игътибар! Квитанцияләр күбрәк булган саен, җиңүгә өмет зуррак.
Язылу бәясе үзгәрми. Редакциядә яки Үзәк китапханәдә алынган газетаның нөсхәсе — 460 сум, почта аша «Яңа Кама» өчен − 855 сум, «Алабуга нуры» өчен — 807 сум. 

4 апрельдән 14 апрельгә кадәр «Язылу декадасы» узачак, бу көннәрдә газетабызны яхшы ташлама белән яздырырга мөмкин, ягъни «Алабуга Нуры» на язылу бәясе — 703 сум, ә «Новая Кама» га — 744 сум тәшкил итәчәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев