Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КОНКУРС

«Алабуга-skills» конкурсына бөтен Татарстаннан 305 катнашучы килде

Безнең шәһәрдә һөнәри осталык конкурсы инде өченче тапкыр уза.

Шәһәребездә дүшәмбе көнне һөнәри осталык буенча ачык республика конкурсы башланып китте, «Алабуга-skills» ны бүген хаклы рәвештә, ирешелгәннәрдә тукталмыйча, осталыгын даими камилләштерүче хезмәт кешеләренә хөрмәт күрсәтү дип атарга була. Һөнәри осталык конкурсы безнең шәһәрдә өченче тапкыр уза инде.

Бөтен республикадан барлыгы 305 кеше дүрт көндә һөнәри күнекмәләрен күрсәтәчәк. Ярышлар берьюлы берничә мәйданчыкта — политехник көллияттә, «Алабуга» МИЗында «Алабуга Политех» мәгариф үзәгендә һәм «Прогресс» автомәктәбендә уза. Анда катнашучылар 22 компетенция буенча ярышачак. Шуларның иң яхшы 16сын Алабуга политехника көллиятендә сайлыйлар. Әйтергә кирәк, 2022 елда көллият Татарстан Республикасында бердәнбер булып, «Профессионалитет» проектында җиңде. Биредә лаеклы матди-техник база булдырылган, шуңа да «Алабуга-skills» форматында бәйгеләрне уңышлы үткәрергә мөмкинлек бар. 

Көллияттә ярышлар иртәнге сәгать сигездә башланды. Катнашучыларны директор Светлана Соколова сәламләде. 

− «Алабуга-skills» конкурсын безнең шәһәрдә үткәрү яхшы йолага әверелде. Барыгызга да һәвәслегегезне бик яхшы күрсәтеп, бу ярышта җиңүегезне телим. Мин экспертларның бәйге нәтиҗәләрен чыгарганда үтә объектив булуларын сорыйм, − дип искәртте Светлана Вильевна. 
Экспертлар арасында — үз эшләрен яхшы белгән һөнәр ияләре, шулай ук элекке елларда "Алабуга-skills«та катнашучылар. 

− Катнашучыларның һәммәсенең үз эксперты, теләсә кайсы постта. Ул эшне бәяли һәм билгеләр битенә баллар яза. Бу бик җаваплы бурыч, чөнки шул нәтиҗәләр нигезендә җиңүче ачыкланачак, − ди эксперт Иван Кузьмин. 


Конкурста катнашучылар эшен аның беренче ел гына бәяләве түгел, бәйге белән дә таныш. Ә «Соллерс Алабуга» двигательләр департаменты инженеры Марат Рамазанов конкурста беренче мәртәбә. Ул «Җиңел автомобильләргә ремонт һәм хезмәт күрсәтү» компетенциясендә катнаша.

− Беренче тапкыр катнашуым, мөмкинлекләремне сынарга булдым. Әлбәттә, бераз дулкынланам. Махсус әзерләнмәдем, биредә мин эштә ни белән шөгыльләнсәм, шуны эшләргә тиеш. Булдырырмын дип уйлыйм, − ди ул. 

Денис Ганжа шулай ук конкурста беренче тапкыр катнаша, ул Яр Чаллы торба заводында инженер-технолог булып эшли. 

− Хәзер мине нәрсә көткәнен күз алдына да китерә алмыйм, ләкин җиңәргә теләк бар, − ди ул.

Бәйгедә катнашучылар берничә көнгә «Алабуга Политех» лабораторияләрендә дә урнашканнар. Алар үз осталыкларын заманча җиһазда күрсәтә алды. Күпләр конкурсның үткәрү дәрәҗәсенә гаҗәпләнүен белдерде. 

− Җиһазлар искиткеч. Мин бераз иртәрәк килдем, биредәге егетләрне күргәч, алар да катнаша дип уйладым, ә алар студентлар булып чыкты, аларның дәрес бара икән. Мин укыган чакта, безнең бөтен уку бинасына бер робот булды, һәм безгә аны файдаланырга да ярамый иде. Хәзер тынычлап шөгыльләнәләр. Аларның роботлары да безнең предприятиедәге кебек, тик кечкенәрәк, − дип кичерешләре белән уртаклашты инженер-электроник Александр Кузнецов.

Конкурста катнашучылар өчен шартлар барысы өчен дә бердәй. Иңгә иң торып, бу көннәрдә яшь белгечләр һәм тәҗрибәсе булганнар да көч сынашты. 

Химик анализ лаборанты Антонина Фенапетова һөнәре буенча ике ел эшли, ә мондый бәйгедә катнашу тәҗрибәсе бар икән инде. Укыган вакытта ук ул «WorldSkills» ярышларында катнашкан, шуңа күрә, студент елларын искә алып, тагын бер кат көчен сынарга булган. 

− Мине лабораторияләр кызыксындырды. Яңа ысуллар күрермен, нинди дә булса яңалык алырмын дип өметләнәм, − диде ул. 

Конкурстагылар эше "WorldSkills"ның халыкара стандартлары буенча бәяләнәчәк. Яхшылардан яхшыларын бүләкләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев