Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КОНКУРС

Алабугада 25 гыйнвардан «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» конкурсына гаризалар кабул итү башлана

Конкурсның жюри составына профессиональ рәссамнар керәчәк.

25 гыйнварда, Иван Иванович Шишкинның туган көнендә, яшь рәссамнар өчен «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» XIX республика конкурсы старт ала. Конкурсны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Иҗтимагый палатасы ярдәмендә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы оештыра. 

Конкурсның темасы — «Минем тормышымда китап», ул Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган.

Бәйгедә Татарстанның балалар сәнгать мәктәпләрендә һәм сәнгать студияләрендә шөгыльләнүче 7 яшьтән 16 яшькә кадәр укучылар катнаша ала. 

Эшләр 2023 елның 10 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 423600, Алабуга шәһәре, Набережная урамы, 12, И.И. Шишкин музей-йорты. Элемтә өчен телефон: 8 (85557) 7-53-02; 7-05-47; e-mail: elshishkin@mail.ru.

Конкурсның жюри составына профессиональ рәссамнар керәчәк. Призлы урыннар алган катнашучылар дипломнар һәм акчалата приз белән бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев