Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КОНКУРС

Алабугада элмә такта хаталарын кем төзәтер?

Безнең хәбәрчебез шәһәрдә элмә такталардагы хаталарны барлады.

Элмә такта ул — оешманың йөзе. Кызганыч, алардагы хаталар телнең генә түгел, ә предприятиенең, оешманың да абруен төшерә. Шуңа күрә аларның дөрес, төгәл, бернинди хатасыз язылган булуы мөһим.

Республикабызда татар теле һәм рус теле — тигез хокуклы дәүләт телләре. «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» республика законы буенча дәүләт хакимияте, җирле үзидарә, предприятиеләрнең, учреждениеләрнең һәм башка оешмаларның исемнәре язылган документлар һәм элмә такталарның текстлары Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә әзерләнә. Белдерүләрнең, афишаларның, башка күргәзмә мәгълүматның текстлары шулай ук ике телдә языла.

айон башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина шәһәр киңәшмәсендә билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасының телләр турындагы Законын тормышка ашыру буенча район комиссиясе эше кысаларында Тынычлык һәм Нефтьчеләр проспектлары һәм хирург Нечаев урамында урнашкан биналарның фасадларында тышкы элмә такталар тикшерелгән. Тикшерү комиссия әгъзалары һәм волонтерлар көче белән быелның июлендә үткәрелгән.

Барлыгы 209 объект тикшерелгән, шуларның 62 проценты — сәүдә объектлары. Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерелгән оешмаларның 65процентында хокук бозулар ачыкланган. Бары тик мәгариф оешмаларының элмә такталары закон таләпләренә тулысынча туры килә. Тикшерелгән объектларның 50 процентында диярлек татар телендә язулар юк. Шулай ук дәүләт телләрендәге язулар бер үк күләмдә булырга тиеш.
Алда әйтелгән канунның ничек үтәлгәнен ачыкларга теләп, оешма-предприятиеләрдәге элмә такталарны күзәтеп чыктык. Күбесендә диярлек хаталар булуы ачыкланды.

Әйтик, сүздә «ә» хәрефе урынына «э» хәрефе куллану очракларын шактый очратырга туры килде — «ял көннэрсез» («көннәрсез»), «сишэмбе» («сишәмбе»), «якшэмбе» («якшәмбе»), эчемлеклэр («эчемлекләр) һәм башкалар. Шулай ук «ү» урынына «у» хәрефе, «җ» урынына «ж» куллану да кулланыла. Мәсәлән, душэмбе (дүшәмбе), жомга (җомга).

Бер кибеттә «Магазин разливных напитков» дигәнне татарчага «Кибет торле эчемлеклэр» дип тәрҗемәләштергәннәр. Күзгә күпме хата бәрелеп тора, монда тәрҗемәсе дә, җөмлә төзелеше дә дөрес түгел, шулай ук орфографик хаталар да бар. «Агызып сатыла торган эчемлекләр кибете» диелсә, дөрестә, кешегә аңлаешлы да булыр иде.

Кайбер оешмалар бөтенләй татар теленә тәрҗемә итеп мәшәкатьләнеп тә тормаган.

Бүгенге язмада хаталы элмә такталарның кайберләрен генә китердек. Без әлеге эшне дәвам итеп, алдагы саннарда бу турыда язуыбызны дәвам итәчәкбез.

Игътибар! Алабугалылар татар телендәге элмә такталарда һәм күрсәткечләрдә хаталарны ачыклауга җәлеп итү конкурсына кушыла ала. 1 февральдән 1 сентябрьгә кадәр уза торган конкурста Татарстанның Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән һәр кеше катнаша ала.

Катнашу өчен ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә яки «Халык контроле» мобиль кушымтасыннан файдаланырга кирәк. Хәбәрне калдыру өчен «Исем һәм язулардагы хаталар» категориясен сайлау, фотоматериалны йөкләү, адресны күрсәтү, вакыйга исемен, тулырак мәгълүмат, басма кагыйдәләре белән ризалыкны раслау һәм персональ мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирү сорала.

Конкурс татар телен саклау һәм таныту, халыкның игътибарын элмә һәм мәгълүмати такта, топографик тамга, юл күрсәткечләре һәм торак йортларның игълан такталарындагы хаталарга җәлеп итү максатында уздырыла.

«Халык контроле» һәм модераторлар нәтиҗә чыгарып, ун җиңүчене сайлап алачак. Аларга диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
Мәгълүмати язмаларны куяр алдыннан белгечләргә, тәрҗемәчеләргә мөрәҗәгать итсеннәр иде дигән теләктә каласы килә. Кемнеңдер ваемсызлыгы, наданлыгы аркасында телебезнең матурлыгы югалмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев