Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КОНКУРС

Алабугада ишегалдын Яңа елга иң яхшы бизәүгә конкурс игълан ителде

Конкурс район һәм республика этабында узачак.

Яңа елга әзерлек тулы көченә бара. Бәйрәм бизәкләре һәм чыршылар үзәк мәйданда, шәһәр һәм район урамнарында, оешма һәм кибет биналарында барлыкка килә.

Ә Сез үзегезнең ишегалдыгызны бизәдегезме инде? Татмедиа йорт яны территориясен Яңа елга иң яхшы бизәүгә «А у нас во дворе...» дип аталган конкурс игълан итә.

Катнашу шартлары:

Конкурста катнашу өчен 2022 елның 23 декабреннән 2023 елның 4 гыйнварына кадәр үтәргә кирәк булган шартлар:

1. Яңа елга үз ишегалдыңны яки подъездны бизә;
2. Фото ясарга, видео төшерергә, социаль челтәрләргә урнаштырырга (ВКонтакте);
3. #аунасводвореТМ #татмедиа15 #дворНК хэштеглар куярга (хэштеглар булу МӘҖБҮРИ)
4. Фотоларны new-kama@bk.ru адресы буенча электрон почтага җибәрергә.

Конкурсны үткәрү вакыты:

1.Фото һәм видеолар 2023 елның 4 гыйнварына кадәр кабул ителә.
2.5-8 гыйнварда elabuga-rt.ru сайтында тавыш бирү оештырылачак. 
3.9 гыйнварда безнең шәһәрдә (районда) җиңүче билгеләнәчәк.
4.10-13 гыйнварда tatar-inform.ru һәм tatar-inform.tatar сайтларында республикакүләм тавыш бирү этабы эшли башлый.
5.14 гыйнварда тавышларның суммар санын исәпләп конкурста җиңүчеләр билгеләнә.

Конкурсның нигезләмәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев