Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КОНКУРС

Алабугада кече яшьтәге мәктәп балалары тикшеренү эшләренең XV төбәк конкурсы булды

Конкурс «Безнең мирас» («Наше наследие») дип атала.

Үткән шимбәдә Алабугада кече яшьтәге мәктәп балалары тикшеренү эшләренең XV төбәк конкурсы булды.

Аны оештыручылар: КФУның Алабуга институты, АМР Мәгариф идарәсе, шәһәрнең 4нче гимназиясе, укучыларның фәнни җәмгыяте «Эрудит». Конкурс «Безнең мирас» («Наше наследие») дип атала. Ул ел саен Татарстан Республикасының төрле районнарыннан кече яшьтәге мәктәп укучыларын җыя.

— Быел илдә Халык сәнгате һәм Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирас елы бара. Шул уңайдан әлеге чарада тыңланган фәнни эшләр аеруча әһәмиятле, — дип белдерде 4нче гимназия директоры Елена Чагодаева, чараны тантаналы ачу вакытында.

«Мәңгелек хәтерне саклыйбыз», «Гуманитар фәннәр. Кулланма иҗат», «Барысын белергә телим», «Бу кызыклы» дип алган бүлекләрдә эш русча, «Сөйлим туган телемдә» юнәлеше татарча барды. Татарча юнәлешнең җитәкчесе: гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Гыйльманова. Экспертлар комиссиясендә АМР Мәгариф идарәсе методистлары Айсылу Балобанова һәм Эльвира Әюпова, 1нче гимназия — Милли белем бирү үзәгенең югары квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зимфия Илдарханова, "Адымнар-Алабуга«күптелле мәгариф комплексының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алия Гыйльфанова эшләде. Анда Алабуганың 9нчы, 10нчы мәктәпләрендә укучы балалар: Диләрә Җиһаншина, Марат Гайфуллин, Самира Камалиева һәм Морт гомумбелем мәктәбеннән Салават Хуҗин катнашты.

Алабуга укучыларыннан тыш, үзләренең конкурс эшләре белән СМРның Җәлил гиназиясе, Яр Чаллының 36нчы лицее, Балтач гимназиясе, Аксубайның 1нче урта мәктәбе, Түбән Каманың 9нчы урта мәктәбе укучылары чыгыш ясады.
Яр Чаллыдан килгән Айсылу Зарипова (36нчы инновацияле технологияләр лицее, 3нче сыйныф) «Бу кызыклы» секциясендә үзенең фәнни эше белән 1 урын алды. Аның темасы: «Өй шартларында инкубаторда сәламәт чебиләр чыгару». Бу бүлектә көн кадагында торган тагын нинди мәсьәләләрне өйрәнгәннәр соң? Актуаль темалардан: караучысыз калган хайваннар (Алабуга, 8нче урта мәктәп), пластик шешәләрне алга таба куллану (Алабуга балалар экология-биология үзәге) да бар.

— Эшләрнең бер өлеше нәрсә дә булса үстерү белән бәйле иде, — диде секция җитәкчесе Регина Миннеәхмәтова, гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы. — Укучылар яхшы әзерлекле, шунысы шатландыра.

Танайка урта мәктәбе укучылары Арсений Карпов һәм Азалия Шәяхмәтова сыйфатлы суган орлыгы булдыру белән кызыксына икән. Җәлил гимназиясеннән Тимерхан Мөхәмәтҗанов өчен иң мөһиме — туфракның чисталыгы.

4нче гимназия директорының урынбасары Гөлшат Мәхмүтова мине «Мәңгелек хәтерне саклыйбыз» секциясенә чакырды. Бу юнәлешне гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Дарья Воронко җитәкләде. «Безнең мирас» конкурсында фән белән кызыксынучы, билгеле бер юнәлештә җентекле эш алып баручы балалар катнаша. Билгеле, укытучылары моның өчен күп хезмәт түгә, ләкин иң мөһиме — баланың теләге булу, аның тырышлыгы, гаиләсендә булышып торулары, хуплавы. Бу бүлектә үз эшләрен яклаучыларны тыңлаганда, күңелгә шундый уйлар килде. Шәһәрдәге 8нче урта мәктәпнең 4нче сыйныф укучысы Арина Мөхәммәдиева Алабугада кер чайкау урынының тарихын өйрәнгән (җитәкчесе Сәлимә Нотфуллина). Беренче тапкыр ул бу тарихи истәлекле корылмага сыйныф җитәкчесе белән барган. 

— Миңа анда урнаштырылган сыннар ошады, — ди ул , — алар чын кешеләр кебек.

Арина бу тирәдәге иң өлкән яшьтәге кешеләр белән дә танышкан. Ә менә София Гранова, 4нче гимназиянең 3нче сыйныф укучысы гаиләләрендә сакланган борынгы тәнкә белән бәйләп, ерак әбисенең язмышын саннар һәм фактларда сөйләп бирде. 

Әлеге бүлектә 4нче гимназиянең 2нче сыйныф укучысы Кәрим Таишев 1нче урын алуга иреште. Без бу укучы турында газетабызның бер санында язган идек инде. Былтыр Кәрим икенче урынны яулаган булган.

— Үз тарихың, гаиләң, туган төбәгең белән кызыксыну — искиткеч. Без андый укучылар белән горурланабыз. Шушы юнәлешне сайлавыгызга бик шатбыз, — дип балаларга мөрәҗәгать итте Анна Родионова, гимназиянең югары квалификацияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

Ул укучыларга алга таба тикшеренү эшендә иң мөһиме: фәннилек, сөйләргә өйрәнү, үз эшең буенча сорауларга җавап бирергә әзер булу икәнен истә тотарга киңәш бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев