Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КОНКУРС

Алабугада «Мәңге яшь Тукай» бәйгесе үтте

Конкурста шәһәрнең төрле мәктәпләре укучылары, шагыйрь иҗатын сөюче өлкәннәр катнашты.

24 апрельдә, халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне якынлашкан көндә, шәһәр Мәдәният сараенда район күләмендәге «Мәңге яшь Тукай» бәйгесе үтте.

Конкурста шәһәрнең төрле мәктәпләре укучылары, шагыйрь иҗатын сөюче өлкәннәр катнашты.

Чараны Алабуганың татар халык театры җитәкчесе Нина Сәлимулина ачып җибәрде.

— Без бүген күчеш, күтәрелеш чорын кичерәбез. Гасыр башында — җәмгыятьнең кискен борылыш чорында — Тукайны борчыган сораулар бүген безне дә борчый, алар бүген дә актуаль. Аның иҗатында бүгенге көннең күп кенә сорауларына җавап табып була, шуңа күрә Тукай безгә һәрчак бик якын, — дип билгеләп үтте Нина ханым.

Чараның тәүге өлешендә, залны сихри моңга күмеп «Тәфтиләү» көе яңгырады. Милли аһәң белән сугарылган халык көе һәркемнең күңеленә якты нур булып иңде.

Бөек шагыйребезнең үлмәс әсәрләре, шулай ук Тукайга багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләре белән чыгыш ясарга әзерләнгән катнашучылар берәм-берәм жюри әгъзалары һәм килгән кунаклар алдына чыгарга әзерләнде.

Иң кечкенә катнашучылардан алып, өлкән яшьтәгеләргә кадәр, барысы да бәйгегә ныклап әзерләнгән, һәммәсе сәнгатьле сөйләм һәм дә сәхнә осталыгын күрсәттеләр. Биредә җыр җырлаучы, шигырь укучылар да, шагыйрь әсәрен сәхнәләштерүчеләр дә булды.

Бөек Тукаебыз язып калдырган шигъри юллар кабат-кабат яңгырады, алардагы тормыш хакыйкате бүгенге заман кешесенә үгет-нәсыйхәт булып иреште.

Конкурс номерларыннан тыш, шәһәребезнең «Ак каз», «Сөембикә» ансамбльләре чыгышларын карап хозурланды тамашачылар. Бәйге генә түгел, бәйрәм булды бу, дисәк, ялгыш булмас.

Үз талантларын күрсәткән һәр катнашучы лаеклы бәя алып, 1нче, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде.

«Тукайны укыйбыз» номинациясендә 14 яшькә кадәрге балалар арасында җиңүчеләр булып Риналь Закиров һәм Зөһрә Фәтхуллина танылды. Өлкәннәр арасында исә «Тукай турында укыйбыз» номинациясендә 1 нче дәрәҗә диплом белән Әнисә Һадиуллина, «Тукайны укыйбыз» номинациясендә 1 нче дәрәҗә диплом белән Лира Ибраһимова бүләкләнде.

Чараны йомгаклап, жюри рәисе, «Чулман» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Тәҗрия Җәләева сүз алды.

— Иң элек барлык катнашучыларга рәхмәтемне белдерәсем килә. Бүген аларның шундый матур, чиста татар телендә чыгыш ясаулары бик куандыра. 20 нче гасыр башында татар телендә төрки, гарәп, фарсы алынмалары күп булган, шуңа күрә укырга авыр, бигрәк тә балалар өчен. Тукай шушы татар телен чиста татар әдәби теленә әйләндерүче шәхесебез ул. Тукай безгә татар телен биргән, ә без аны дәвам итәргә тиеш. Әлеге бәйгене оештыручы Нина Сәлимуллинага бик зур рәхмәт, бу бик зур һәм әһәмиятле эш. Мондый бәйгеләр үткәрелсә, татар теленең дәрәҗәсе үсә барыр, — диде Тәҗрия ханым.

Билгеләп үтик, әлеге конкурс Алабуганың татар халык театры башлангычы белән һәм шәһәр Мәдәният сарае хуплавында быел беренче мәртәбә уздырылды. Тукай мирасын, татар телен саклап калу һәм киләчәк буынга җиткерү өчен бик әһәмиятле, тәрбияви-әхлакый кыйммәте гаять зур булган мондый чаралар алга таба да уңышлы үтәр, катнашучылар да елдан-ел артып торыр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев