Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КОНКУРС

Алабугада «Мин бит татар малае» Бөтенроссия балалар иҗат конкурсы үтте

Бәйгедә 12 бала катнашты.

Шәһәрдәге 29нчы «Алтын балык» катнаш төрдәге балалар бакчасында икенче мәртәбә «Мин бит татар малае» Бөтенроссия балалар иҗат конкурсы үтте.

Балалар бакчасы коллективы «Мин бит татар малае» конкурсын 2016 елдан бирле муниципалитет дәрәҗәсендә уздырып килде, һәм, узган елдан башлап, РФ субъектларыннан да балалар иҗат эшләре кабул ителә.

Видеоязма рәвешендә 40ка якын эш алынган, шуларның җидесе — Пермь, Оренбург өлкәләреннән, Башкортостаннан, Удмурт Республикасыннан, калганнары Татарстан районнарыннан. Шулардан иң яхшы 14 эш сайланган. Балаларның икесе авырып китү сәбәпле, бәйгедә 12 бала катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев