Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КОНКУРС

Алабугада «Мин бит татар малае» Бөтенроссия балалар иҗат конкурсы үтте

Бәйгедә 12 бала катнашты.

Шәһәрдәге 29нчы «Алтын балык» катнаш төрдәге балалар бакчасында икенче мәртәбә «Мин бит татар малае» Бөтенроссия балалар иҗат конкурсы үтте.
Балалар бакчасы коллективы «Мин бит татар малае» конкурсын 2016 елдан бирле муниципалитет дәрәҗәсендә уздырып килде, һәм, узган елдан башлап, РФ субъектларыннан да балалар иҗат эшләре кабул ителә.

Видеоязма рәвешендә кырыкка якын эш алынган, шуларның җидесе — Пермь, Оренбург өлкәләреннән, Башкортостаннан, Удмурт Республикасыннан, калганнары Татарстаннан. Шулардан иң яхшы 14 эш сайланган. Балаларның икесе авырып китү сәбәпле, бәйгедә 12 бала катнашты. 

Чыгышлар алдыннан экранда Татарстан Республикасының барлыкка килүеннән башлап, аның бүгенге заман рәвешен күз алдына китерә торган презентация тәкъдим ителде.

Гөлнара Фирхать кызы Миңнегулова рәислегендә жюрида Мәгариф идарәсе методисты Тамара Александровна Субботина, КФУның Алабуга институты доценты Розалия Фаез кызы Миңнуллина, БТК «Ак калфак» җәмгыятенең Алабуга бүлекчәсен җитәкләүче Эльмира Әхмәтҗанова, 29нчы бакча мөдире Светлана Абакаева булды.
Светлана Таһир кызы конкурста катнашучыларны, аларның тәрбиячеләрен, килгән кунакларны сәламләде, бәйгедә катнашучы балаларга уңышлар теләде.

Бу конкурс февральнең 15енә, Муса Җәлилнең туган көненә туры килде. Шуңа да бәйгене ачуга, чараны алып баручы Гүзәлия Габдерәүф кызы:
— Бүген балаларның көч сынашуы Җәлил батырлыгы алдында баш ию булсын, — дип белдерде. Залда Муса Җәлил язган, дөньяның төрле телләрендә, төрле кыйтгаларында укылган "Имән«е яңгырады. 

Экранда — Җәлил портреты.
Матур бизәлгән залда «Мин бит татар малае» конкурсының да, 2023 елның Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы булуының да билгеләре урнаштырылган. Тәрбиячеләр балаларның иҗат эшләрен шушы 
юнәлештә күрсәтергә тырышты да. 

Дуслар белән күңелле
Камил Әхмәтҗановны шәһәр «Киләчәк» балалар бакчасының йөзек кашы дип таныштырдылар. Ул бик матур, аһәңле итеп «Әссәламәгаләйкем» җырын башкарды. Артистлар бер якта торсын! 
Дуслары күп икән Камилнең, ул тыныч яшәү яклы. Бездә үзара тату яшәгән милләтләрне санап китте ул. Аннары дуслары да чыгышка кушылды, «Йөзек салыш» уйнадылар. 
«Иң сөйкемле малай» булып чыкты Камил.

Җырлап ачыла күңел
Әнвәр Гадиев конкурска Кукмара шәһәренең «Кыңгырау» балалар бакчасыннан килгән.: 
— Кукмарада бар да тату яши, — диде Әнвәр. 
Тәрбиячесе белән бергәләп, башта кош сурәтендәге сыбызгыда, аннары кечкенә курайда Габдулла Тукай сүзләренә язылган "Туган тел«нең көен уйнадылар, ахырын җырлап та күрсәттеләр. 
Шулай өздереп көй уйнаган, җырлый да белгән бала «Иң сәләтле малай» булды.

Бәхет өчен тагын ни кирәк?
Кәрим Сәгъдиев үзе кечкенә булса да, бар эшкә дә өлгер. 
— Газиз татар телебезне сакларга әзер мин, — ди Кәрим. 
Ул татар булуы белән горурлана. Төркемдәшләре, милли киемле кызлар республикабыз әләмен тотып биеде. 
Татарстанны яратуын белдереп, Кәрим җыр башкарды. Аннары чыгышын рус телендә дәвам итте. Инде кул чабарга әзерләнгәндә, биеп китте. Бию белән тәмамлады бу дип торганда, җыр башлады. Менә шундый уңган малай. Җырлавы белән залдагыларны бөтенләй әсир итте Кәрим һәм «Иң оста җырчы» исемен алды.

«Аулак өй» карадык
Дүрт кыз эскәмиядә чигеп утыра. 
Берсе әйтә:
— Мин тюльпан — лалә чигәм.
Икечесе:
— Мин — листик, яфрак.
Өченчесе:
— Кызлар, кызлар! Егетләр килә!
Аңлашыла, бу — «Аулагөй».
Аулак өйләргә кергәндә, гадәттә: «Исәнмесез-саумысыз, әтәчегез күкәй салган, нигә чыгып алмыйсыз?» — дип әйткәннәр. Рәхим Кәлимуллин шулай башлады да. 
"Йөзек салыш«ны да калдырмадылар. Уен биреме буенча, Рәхим үзе турында сөйләп бирде. Аңа алты яшь. «Дөньялар тыныч булсын, шау чәчәк атсын илем», — ди ул.
Аулак өйдә дүрт кыз, дүрт малай, шуларның берсе — Рәхим. Җырладылар, 
биеделәр, күңелебезне ачтылар. Рәхим Кәлимуллинның теле-телгә йокмый, шуңа да ул «Иң сәнгатьле сөйләүче малай» булып танылды.

Татар моңын тарата
Мәлик Гыйззәтуллин Алабуганың «Әкият» бакчасыннан. Тәрбиячеләре сүзенә караганда, тыйнак, сабыр, акыллы, мөлаем... Гаиләдә дүртәү алар: әти-әнисеннән башка, абыйсы да бар әле. Мәлик уңган, булган гына түгел, догалар да өйрәнә. Аның максаты: туган теленә, туган халкына тырыш хезмәт итү. 
Җырлыйм әле, җырлыйм сезгә 
Тальян гармун турында.
Кызларны да чакырамын,
Күңеллерәк булсынга.
Шулай диде дә, Мәлик: «Гармун сайлый бер егет», — дип җырлый да
башлады. Кызлар белән биеп тә күрсәтте. Аның сөйләме бик матур, күңелгә ятып тора.
Мәлик Гыйззәтуллинның яхшы сыйфатларын тәрбияче апалары санап та бетерерлек булмагач, билгеле инде, бәйгедә ул җиңеп чыкты. 2023 елның «Татар малае» булды.

Уйлар, хыяллар — уртак
Артем Борисов Түбән Кама шәһәренең 64нче балалар бакчасыннан килгән. Керәшен милли киеменнән чыгып, үзе турында сөйләде дә, гаилә кешеләрен дә янына чакырды. «Бас әле станокка» — дип бөтен залны яңгыратып җырладылар. 
— Керәшен булуым белән горурланам, башка милләтләрне дә хөрмәт итәм, — ди Артем. 
Балалар башкорт, рус, татар халык биюләрен рәхәтләнеп биеделәр.
Киеме белән генә түгел, үз-үзен иркен тотышы белән дә башкалардан аерылып торган Артем бу бәйгедә «Иң креатив малай» булды.

Истәлекләр кадерле
Чигелгән япмалы өстәлдә чиккән кулъяулык, түбәтәй, калфак, чабата... Төрле милли киемнәрдән, берәм-берәм өч кыз күренде. Аларның берсе башкорт, икенчесе рус, өченчесе — мари милли киеменнән. Кызлар өстәлдәге әйберләрне алып карый башлады. Кәрим Әхмәтҗанов җырлап килеп чыкты:
— Эх сез, матур кызлар, ник шаяртасыз?
Кызларның бу иске әйберләр нәрсәгә кирәк дип соравына, малай:
— Бу иске әйберләр түгел, әби-бабамнан калган истәлекләр, — дип җавап 
бирде. 
Гаилә истәлекләрен кадерли белгән Кәрим шахмат уйнарга ярата, бию түгәрәгенә йөри. «Иң оста биюче малай» исемен алуга гаҗәпләнерлек түгел.

«Сандугач»тан Данил килгән
Данил Музалевский Сарманның «Сандугач» балалар бакчасыннан. Үзе дә сандугач кебек, халык әйтмешли, кечкенә булса да, төш кенә. 
— Әтиемнең, әниемнең бик яраткан баласы мин, — ди Данил. 
Ак күлмәктән, ак түбәтәйдән, гел елмаеп кына торган малай безгә яз турында җырлады. Сарман ягы — җырлы як. Җыр белән язны да якынайта алар шулай. 
Данил — «Иң кыю малай».

Гореф-гадәтләр яшәсен
Түбән Кама малае Рамазан Насыйров — үзе уңган, үзе булган, сүзгә оста. Укый да, яза да белә икән инде, телләр дә өйрәнә.
— Инглизчә дә, русча да шәпләп сөйләп бирәмен, — ди ул. 
Шигырьләр сөйли, рольләрдә дә уйный Рамазан. Алабугага алар «Карга боткасы» күренешен алып килгән. 
— Гореф-гадәтләребез, туган телебез яшәсен! — ди түбәнкамалылар.
«Иң ягымлы малай» — Рамазан.

Шахматчы да, йөзүче дә, сәнгатьле сөйләүче дә
Дамир Мөдәрисов Яр Чаллының «Батыр» балалар бакчасыннан килгән. Гаиләдә алар бергәләп китаплар укый. Дамир әтисе белән шахмат уйнарга, әнисе белән бассейнда йөзәргә ярата. Тагын әле сәнгать мәктәбенә дә йөри. 
Дамир Габдулла Тукайның «Су анасы» әкиятен сөйләп бирде. 
«Иң өметле малай» исемен яулаган Дамир киләчәктә, бәлки, үзе дә әкиятләр иҗат итәр.

Иң тырыш малай
Динислам Хөсәенов — Алабуганың 32нче «Садко» балалар бакчасында тәрбияләнә. Шундый матур исемне аңа бабасы сайлаган. Бабайлы малайлар эшчән була, Динислам да сәхнәдә торган өй каршында башта чүкеч белән эшләде. Аннары кулына гармун алды. Кызлар белән бергә уйнап,биеделәр, җырладылар. 

Алкышлар, алкышлар!
Чаллының 44нче балалар бакчасыннан Самат Мотыйгуллин кечкенәдән хоккей уйнап, әтисен, җырлап әнисен шатландырган. Аның тәүфыйклы бала булып үсүенә әбисе һәм бабасы куана. Җиде яшьлек Самат төрле бәйгеләрдә теләп катнаша. 
«Сәләтемне чын күңелдән, татар халкы, сиңа багышлыйм», — диде Самат чыгышында. 
«Тамашачы мәхәббәтен яулаучы малай» Самат бик матур чыгыш ясады, төркемдәшләрен дә биетте.

Һәрбере үзенчә сәләтле
— Кайсы якта яшәсәк тә, чикләр юктыр дуслыкка, — дигән иде чыгышында Артем Борисов. Малайлар тиз арада дуслашып өлгерде. Конкурс чыгышларыннан соң ял иткән арада, алар бергәләп бакча хуҗалары бүләк иткән чыгышларны карады, төрле биремнәр үтәде. Мәсәлән, ике командага бүленеп, мозаикадан Россиянең һәм Татарстанның гербын җыйдылар. Уртак эш тагын да якынайта!

Алабуганың 29нчы балалар бакчасында тәрбиячеләргә ата-аналарның да ярдәме зур. Иң актив гаиләләрнең берсе — Овчинниковлар. Конкурс тәмамлангач, алар кунакларга удмурт телендә җыр бүләк итте. 

Бәйгене йомгаклап, Эльмира Әхмәтҗанова:
— Бүгенге бәйгебезнең каһарманнары — татар малайлары, — дип белдерде. — Тугызынчы мәртәбә безне каршы алган 29нчы балалар бакчасы хезмәткәрләренә, җитәкчеләре Светлана Таһировнага рәхмәт. Бу бәйгене беркемгә дә бирмәгез!
Россия күләмендә ярышкач, бу конкурска үтүчеләрнең һәммәсе дә — җиңүче, аларның һәркайсы — үзенчә сәләтле. Шулай да, шарт буенча, бар яктан да булдырганны сайладылар.

Эльмира Әхмәтҗанова «Татар малае» исеменә лаек булган Мәлик Гыйззәтуллинга махсус түбәтәй бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев