Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КОНКУРС

Алабугадан Мавлиннар гаиләсе «Нечкәбил» конкурсында катнаша

Алабугалылар өчен иртәгә тавыш бирергә онытмагыз.

Алабугада яшәүче гаилә «Нечкәбил» республика конкурсында катнаша. Диана Мавлина — шәхси эшмәкәр, Алабугада күпләргә таныш Мөнир Нигъмәтулловның кызы. Диананың тормыш иптәше Илдар — нефть тармагы хезмәткәре. 

Илдар белән Диана ике кыз тәрбияли: Рианага 10 яшь, Мәдинәгә — 5. 

«Хатын-кыз бәхете нәрсәдәме? Хатын-кыз бәхетенең төп сере — ышанычлы таянычым һәм сөекле ирем, кызыксынучан балаларым, яраткан һәм хөрмәт иткән әти-әнием, шулай ук мине җитәкче һәм яхшы кеше буларак кадерләгән хезмәттәшләремнең ышанычын һәм кайгыртуын тоеп яшәүдә дип беләм. Безнең гаилә җыр ярата. Барлык бәйрәмнәрдә һәм чараларда җырлыйбыз. Бабам җырлады, әтием җырлады һәм мин дә җырлыйм. Иң кыйммәтле реликвия дип мин әтиемнән килгән тавышымны саныйм», — дип сөйли Диана.

Диана укытучылар гаиләсендә туып-үсә. Гаиләнең гомуми педагогик стажы — 170 ел, ди ул. Аның әтисе — Нигъмәтуллов Мөнир Миңнулла улы-педагогик хезмәт ветераны. 30 елдан артык Алабуга дәүләт педагогия университетында туган тел дәресләрен алып бара. Алабугада яшәүчеләрнең күбесе Мөнир Миңнулла улын туган шәһәребезгә багышланган «Алабугам — Ак калам» исемле җырның авторы буларак белә. 

Гаилә 16 сентябрьдә Казанда 13 сәгатьтә чыгыш ясаячак. Шул ук көнне 13-16 сәгатьләрдә «Гаилә канаты астында» Төбәк иҗтимагый берләшмәсе төркемендә конкурста катнашучылар өчен тавыш бирү узачак. Иң күп тавыш җыйган гаилә кыйммәтле бүләк алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев