Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КОНКУРС

Алабугалылар бакча уңышын фотога төшергән өчен бүләк ота алачак

Фотоконкурс җиңүчесен 20 октябрьдә игълан итәбез.

«Алабуга нуры» газетасы редакциясе һәвәскәр бакчачылар арасында «Бакча могҗизасы» дип аталган яңа фотоконкурс башлап җибәрде.

Безгә үзегезнең бакчагызда үскән хезмәт җимешләрегез белән төшкән фотоларны җибәрегез. Тик бер шарт бар: алар гадәти булмасын. Бу — түтәлдә үскән гигант яки, киресенчә, бик кечкенә яшелчә дә, гадәти булмаган формада үскән кыяр яки помидор да булырга мөмкин.

Гадәти булмаган уңышыгызның фотосын күреп башкалар да гаҗәпләнсен. Фото астына язарга һәм үзегез белән таныштырырга онытмагыз. 
Иң кызыклы фотоларны "Алабуга нуры«ның киләсе саннарында урнаштырачакбыз.

Фотоконкурс җиңүчесен 20 октябрьдә игълан итәбез.

Фотоларны new-kama@bk.ru адресы буенча редакциянең электрон почтасына яки 8-903-319-25-74 номерына җибәрергә була, редакциягә китерсәгез дә ярый.

Конкурсны оештыручы — «Татмедиа» «Алпресс» филиалы. Конкурсны үткәрү кагыйдәләре Нигезләмәдә күрсәтелгән, аның белән сайтта танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев