Алабугалылар прическа ясату, макияж һәм косметолог хезмәтләрен ота ала
«Ах, какая женщина!» фотобәйгесе башланды.
Халыкара хатын-кызлар көне якынлашу уңаеннан «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары редакциясе «Ах, какая женщина!» фотобәйгесен башлап җибәрде.
Катнашу өчен:
1. Үзегезнең фотогызны сайлагыз. Сурәт нәфислекне һәм матурлыкны гәүдәләндерергә тиеш.
2. Исем, фамилия, элемтә өчен телефонын күрсәтеп, new-kama@bk.ru электрон почтасына, яисә еlabuga-rt.ru сайтында махсус формага җибәрегез.
Сайтта 21 февральдән 4 мартка кадәр тавыш бирегез.
Фотографияләр 13 февральдән 21 февральгә кадәр кабул ителә. Сайтта тавыш бирү 22 февральдә сәгать 8дә башланып, 4 мартта сәгать 16да тәмамланачак. Шул ук көнне ике җиңүче игълан ителә.
Җиңү яулаган һәркем призлар алачак. Беренче урын өчен — прическа һәм макияжга 3000 сумлык сертификат. Икенче урын өчен — 2000 сумлык сертификат.
Тавышларны ялган ысул белән җыю ачыкланган очракта, катнашучының фотосы бәйгедән алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев