Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КОНКУРС

Алабугалыларны «Минем бабам — герой!» конкурсында катнашырга чакыралар

Эшләр 6 майга кадәр кабул ителә.

Җиңү көне алдыннан «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары редакциясе «Минем бабам — герой!» дип исемләнгән иҗади бәйге игълан итә.

Конкурс өч номинация буенча үткәрелә: «Мәктәп иншасы», «Рәсем» һәм «Үзе иҗат иткән шигырь». Конкурста катнашу өчен номинацияләрнең берсен сайларга кирәк.

Рәсемнәрне редакциягә түбәндәге адрес буенча китерергә мөмкин: Төзүчеләр урамы, 16а. Инша һәм шигырьләрне new-kama@bk.ru электрон почта аша җибәрергә яки редакциягә китерергә була.

Барлык номинацияләр буенча эшләр 6 майга кадәр кабул ителә. Йомгак 11 майда ясала. Катнашучыларның яше чикләнмәгән.
Редакциянең телефоны: 38-111.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев