Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КОНКУРС

Алабугалыларны «Сабантуй сылуы-2024» конкурсында катнашырга чакыралар

Сайлап алу туры 2 майда узачак.

Алабугалыларны «Сабантуй сылуы-2024» муниципаль конкурсында катнашырга чакыралар. Конкурста татар телен белүче 14-30 яшьлек гүзәл затлар катнаша ала. Сайлап алу туры 2 майда 16.00 сәгатьтә «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә узачак.

Конкурс программасында өч номинациядә чыгыш ясарга — визит карточкасын күрсәтергә, милли костюмны якларга һәм татар милли ризыкларын тәкъдим итәргә туры киләчәк. 

Бәяләүләрнең төп критерийлары — башкару осталыгы һәм сәхнә культурасы дәрәҗәсе, татар халкының мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрен белү, шулай ук артистлык, эстетик зәвык һәм оригинальлек.

Бәйгенең финалы 4 июньдә 18 сәгатьтә үтәчәк. 

Катнашу өчен гаризалар 2024 елның 1 маена кадәр cdcsoz@mail.ru электрон почтасы аша кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев