Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КОНКУРС

Алабугалыларны «Туган тел» сәнгатьле сөйләм онлайн-конкурсында катнашырга чакыралар

Чараны «Барс» яшьләр үзәге оештыра.

Алабугада 4 апрельдә «Туган тел» онлайн-конкурс старт ала. Сәнгатьле сөйләм бәйгесе ел саен үткәрелә. Иҗади видеороликлар 4 апрельдән 18 апрельгә кадәр kdm34723@mail электрон адресына кабул ителә.

19-21 апрельдә «Барс» яшьләр үзәгенең ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә онлайн тавыш бирү узачак. 22 апрельдә 16.00 сәгатьтә шунда ук җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була.

Онлайн-тавыш бирүдә иң күп тавыш һәм комментарий җыйган өч конкурсант конкурста җиңүче дип санала. Конкурс җиңүчеләре даими спонсорлар һәм партнерлардан дипломнар һәм бүләкләр алачак, калган катнашучыларга катнашучы дипломнары биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев