Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КОНКУРС

Алабуганың Морт мәктәбе укучылары «Бакча могҗизасы» конкурсына шәм формасында үскән кишер фотосын җибәрде

Фотоконкурс дәвам итә.

Хәтерләвегезчә, «Алабуга нуры» газетасы редакциясе һәвәскәр бакчачылар арасында «Бакча могҗизасы» дип аталган яңа фотоконкурс игълан иткән иде. Катнашучыларыбыз озак көттермәде, беренче хатлар да килеп иреште.

«Шимбә көнне бергәләп җәй буе карап үстергән яшелчәләрне җыеп алдык. Бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә, ташкабак бик уңган. Барыбыз да куанып, сөенеп мул уңышны җыеп алдык. Мәкальдә әйтелгәнчә — язның бер көне елны туйдыра. Тырышып эшләгәч була икән шул. Кишер түтәлендә «бакча могҗизасы» да үскән. Бу могҗизаны сезгә дә күрсәтергә булдык», — диелә Морт мәктәбеннән килгән хәбәрдә.

Исегезгә төшерәбез, теләгән һәркем безгә бакчада үскән хезмәт җимешләре белән төшкән фотоларны җибәреп, әлеге конкурста катнаша ала. Тик бер шарт бар: яшелчә һәм җиләк-җимешләр гадәти булмасын. Бу — түтәлдә үскән гигант яки, киресенчә, бик кечкенә яшелчә дә, гадәти булмаган формада үскәннәре дә булырга мөмкин. Фото астына язарга һәм үзегез белән таныштырырга онытмагыз.

Фотоларны new-kama@bk. ru адресы буенча редакциянең электрон почтасына яки 8-903-319-25-74 номерына җибәрергә була, редакциягә китерсәгез дә ярый.

Фотоконкурс җиңүчесен 20 октябрьдә игълан итәбез.

ФОТО: Морт мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев