Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КОНКУРС

Чибәрләр һәм уңганнарны сынадылар

Гадәттәгечә, XII Бөтенроссия Спас ярминкәсе көннәрендә “Спас туташы” муниципаль конкурсы узды.

Өч көн дәвамында узган бәйрәмнең төп сәхнәсендә җиңүче титулы өчен 15 яшьтән 30 яшькә кадәр сигез кыз көч сынашты. Финалга чыгу өчен алар өч конкурс сынавын үтәргә: үз-үзләрен һәм киемнәрен күрсәтергә, иҗади номер белән чыгыш ясарга һәм милли ризык әзерләргә тиеш иде. Титулга дәгъва кылучы һәр кыз үз чыгышында жюрины һәм кунакларны биремнәрен  үзенчәлекле үтәп, шаккатырырга тырышты.

Әйтергә кирәк, аларның барысына да рәхмәт хатлары, дипломнар, бүләк сертификатлары тапшырылды. “Спас туташы – 2019” титулы Танайкадан 17 яшьлек Полина Савинага бирелде. 5 яшьтән ул бию белән шөгыльләнгән, бу мавыгуын бүген дә калдырмый. Полина “Сувенир” җыр театры коллективы белән бергә Казанда “Алма Спасы” фестивалендә, Николь авылында “Каравон” рус мәдәнияте Бөтенроссия фестивалендә һәм башка күп кенә чараларда катнашкан. Аның хыялы – Франция шәһәрләренең берсе – Ниццуда булу, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бию мәктәбе ачу.

− Мин бу конкурста беренче тапкыр катнаштым, һәм шунда ук – беренче урын. Әлбәттә, монысын көтмәгән идем. Бәйгегә ике ай кала әзерләнә башлаган идем, киләсе елда да катнашырмын дип уйлыйм, – ди җиңүче кыз.

Икенче урынны Татьяна Мишина һәм Анна Морозова үзара бүлеште. Ә өченче урынга Анастасия Силкина һәм Юлия Власова лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев