Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КОНКУРС

“Иң матур пар” фотоконкурсын үткәрү турында нигезләмә

“Алабуга нуры” сайты “Иң матур пар” фотоконкурсын башлап җибәрә.

1. Конкурста барлык теләүчеләр катнаша ала.

 

Әлеге Нигезләмә “ВКонтакте” социаль челтәрендә “Иң матур пар” (алга таба – “Конкурс”) фоторәсемнәр конкурсын үткәрү тәртибен регламентлый.

 

2. Конкурсның максатлары һәм бурычлары: “Алабуга хәбәрләре” төркеменә язылучылар санын арттыру, укучыларның социаль активлыгын арттыру, төркемнең уңай имиджын саклау, социаль челтәрләр аудиториясенең “Алабуга хәбәрләре” төркеменә карата кызыксынуын арттыру.

 

3. Оештыручы турында мәгълүмат

 

423600, Татарстан, Алабуга шәһәре, Төзүчеләр урамы, 16а

Конкурсны үткәрү территориясе: Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы.

 

4. Конкурсны үткәрү вакыты

 

2020 елның 4 февраленнән 13 февраленә кадәр.

Беренче этап: катнашучылар тарафыннан конкурс шартларын үтәү (2020 елның 13 февраленә кадәр).

Икенче этап: күбрәк лайк җыйган җиңүчене билгеләү (2020 елның 13 феврале) һәм ВКонтакте” социаль челтәрендә “Алабуга хәбәрләретөркемендә җиңүче турында мәгълүмат урнаштыру.

Өченче этап: газета редакциясендә җиңүчегә приз тапшыру (2020 елның 14 феврале).

 

5. Конкурсны үткәрү тәртибе

5.1 Конкурста “ВКонтакте” социаль челтәрләрендә теркәлгән аккаунтлары булган алабугалылар һәм районда яшәүчеләр катнаша ала.

5.2. ВКонтакте " социаль челтәрендә конкурста катнашучылар өчен гамәлләр:

5.2.1 “ВКонтакте социаль челтәрендә “Алабуга хәбәрләре” төркеменә кушылырга https://vk.com/club79249720

5.2.2 Берләшмә битендә конкурс турында язманы табарга.

5.2.3. Конкурс постын “уртаклашырга” (алга таба – репост), шәхси сәхифәдә урнаштырырга.

5.2.4. Конкурс посты бәйге тәмамланганчы катнашучы сәхифәсендә беркетелергә тиеш (2020 елның 13 февраленә кадәр).

5.2.5  Конкурста катнашучылар җибәргән фоторәсемнәрне “Алабуга хәбәрләре” төркемендә “Иң матур пар” альбомында (конкурс дәвамында) күрергә мөмкин булачак.

5.2.6 Репост ясап, катнашучы әлеге кагыйдәләр белән үз ризалыгын раслый, шул исәптән шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә дә.

5.2.7 Җиңүче призны мөстәкыйль рәвештә килеп ала.

 

6. Конкурска йомгак ясау

 6.1. Конкурс нәтиҗәләрен ясау 1 октябрьдә сәгать 14.00дән сәгать15.00гә кадәр булачак. Бер җиңүче билгеләнәчәк.

6.2. Конкурс нәтиҗәләре “Алабуга нуры” сайтында, “ВКонтакте” социаль челтәрендә “Алабуга хәбәрләре” төркемендә басылып чыгачак. Җиңүчегә шулай ук “ВКонтакте”социаль челтәрендә шәхси хәбәр җибәреләчәк.

 

7. Өстәмә шартлар

7.1. Бәйгедә катнашу катнашучының әлеге нигезләмә нигезендә конкурсның шартлары белән танышуын һәм ризалыгын күздә тота.

7.2. Конкурста катнашучы шулай ук “ВКонтакте” социаль челтәрендә “Алабуга хәбәрләре” рәсми төркемендә үз шәхси мәгълүматларын бастырырга ризалык бирә.

 

реклама

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев