Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КОНКУРС

«Новая Кама» сайты «Минем чәчәкле ишегалдым» фотоконкурсы игълан итә

Үзегезнең чәчәкле бакчагызның, йорт яны территорияләрегезнең, клумбаларыгызның фотоларын җибәрегез.

«Новая Кама» сайтында «Минем чәчәкле ишегалдым»- «Мой цветущий двор» фотоконкурсы старт алды. Әгәр сез төрле-төсле, хуш исле, ә иң мөһиме, үз кулларыгыз белән үстерелгән чәчәкләрне яратасыз икән, бу мәгълүмат сезнең өчен!

Үзегезнең чәчәк атып утыручы бакчаларыгызның, йорт яны территорияләрегезнең, клумбаларыгызның фотоларын җибәрегез.

Шулай итеп:
1. Фотографияләр 22 июньнән 14 июльгә кадәр кабул ителә. Аларны new-kama@bk.ru электрон почтасы аша яки 8-908-338-36-89 телефон номеры буенча ватсап аша җибәрергә мөмкин. Исем-фамилиягезне һәм үзегезнең телефон номерыгызны күрсәтергә онытмагыз. 
2. Сайтта тавыш бирү 15 июльдә 10.00 сәгатьтә башлана һәм 15 августта 10.00 сәгатьтә тәмамлана.
3. Нәтиҗәләр 16 августта ясалачак.

Фотоконкурста барлык теләүчеләр катнаша ала.

Җиңүче elabuga-rt.ru сайтында тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк. Барысыннан да күбрәк тавыш җыйган фотография авторы җиңүче булачак.

Җиңүче призны нәтиҗәләрне игълан иткәннән соң бер атна эчендә алырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев