Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КОНКУРС

Осталыкта ярыш: руль артында – өлкәннәр

Алабугада 25 сентябрьдә “Автобабай-2019” республика конкурсының район этабы узды. Өлкәннәр арасында иң яхшы машина йөртүче исеме өчен шәһәр дәрәҗәсендә барлыгы 7 катнашучы көч сынашты.

Конкурсның максаты – халык арасында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда катнашуга өлкән яшьтәге затларны җәлеп итү. Әлеге бәйгедә “В” категорияле йөртү таныклыгы булган 60 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк ир-атлар, шулай ук 55 яшькә җиткән һәм аннан да өлкәнрәк хатын-кызлар чакырылган иде. Кызганыч, хатын-кызлар теләк белдермәү сәбәпле, бәйгедә бары тик ир-атлар гына катнашты.

Бәйгечеләр ике этап үтте. Беренчесе ЮХИДИ бүлекчәсенең имтихан бирү сыйныфында компьютер артында барды. Монда юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрне тикшерделәр. 20 минут эчендә 20 сорауга җавап бирергә кирәк иде. Комиссия башта тестны сынап карау режимында тапшырырга рөхсәт итте. Кагыйдәләр һәрдаим үзгәреп тора, катнашучыларның барысы да тәҗрибәле машина йөртүчеләр булуга карамастан, аларны тагын бер тапкыр искә төшерү берәүгә дә зыян итми.

– Статистиканы карасак, 60 яшьтән өлкән кешеләр үз эшенең профессионаллары булып тора, алар яшьләргә караганда, юл кагыйдәләрен әзрәк боза һәм үзләрен күпкә ышанычлырак тота, – дип фикерен уртаклашты “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ Яр Чаллы шәһәре территориаль идарәсенең Алабуга районы профилактикалау бүлеге башлыгы Илназ Якуп улы Насыйров. 

Икенче турда өлкән яшьтәгеләр машина йөртү осталыгын күрсәтеп, каршылыклар полосасын узарга тиеш иде. Гаражга дөрес керәме, юл йөрү кагыйдәләрен үтиме һәм башкалар.

– Чынлыкта, өлкән яшьтәгеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бик сирәк боза. Бик төгәл, һәр кагыйдәне саклап хәрәкәт итәләр. Аларның сәламәтлегенә килгәндә, барысы да медицина тикшерүе уза, берәр кимчелек табылса, алар бит йөртүгә рөхсәт ала алмаячак, – диде ЮХИДИнең Алабуга бүлеге башлыгы Әнәс Гаффаров.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны 40 елдан артык машина йөртү стажы булган 63 яшьлек Рәшит Галиев яулады:

– Бу конкурста беренче ел гына катнашмыйм, һәрвакыт бары тик яхшы хис-кичерешләр генә алып китәм. Әле үзебезне бик яшь итеп хис итәбез һәм көчебезне сынап карарга яхшы мөмкинлек бу. Лаеклы ялда булсам да, мин әле һаман эшлим. Конкурста катнашудан, машина йөрткәндәге кебек ләззәт алам.

Рәшит Галиев Алабуга район данын яклап, конкурсның республика этабында катнашачак. Ул Казанда 1 октябрьдә узачак.

Әлеге бәйгедә алабугалы Равил Газизулин – икенче урынны алды, ә өченче урынга Владимир Кляшев лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев