Рөстәм Нуриев «Алабуга-АРТ» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
«Алабуга-арт» муниципаль конкурсының беренче өлеше тәмамлану уңаеннан, шәһәр Мәдәният сараенда гала-концерт булды.
Анда шәһәр-район мәгариф оешмалары хезмәткәрләре сәләтләрен күрсәтте. Мөгаллимнәр һәм тәрбиячеләр, үзләренең бар яктан да талантлы булуын күрсәтеп, зур сәхнәдә рәхәтләнеп җырлады һәм биеде.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев бу конкурстагыларның барысына: оештыручыларга, катнашучыларга һәм хезмәт коллективлары җитәкчеләренә рәхмәт әйтте. Ике-өч ай дигәндә, берләшеп, менә дигән чыгышлар әзерләгәннәр. Шәһәребезнең сәләтле укытучыларын сәхнәдә күрдек. Икенче этапта предприятие коллективлары катнашачак.
Концерт көнендә беренче этапта җиңүчеләрне: КФУның Алабуга институты, Поспелово мәктәбе, 35нче балалар бакчасы коллективларын бүләкләделәр, «Остаз мөгаллим» номинациясендә Гөлназ Панова җиңде. Бүләкләрне район башлыгы Рөстәм Нуриев тапшырды, әлеге конкурска рухландыручы да ул иде.
− Чыгышка бөтенебез әзерләндек. Музыка җитәкчебез зур эш башкарды. Дөресен әйткәндә, җиңәрбез дип уйламадык. Бик шатбыз. Бүләк акчасын мәктәпкәчә учреждениебезнең матди-техник нигезен ныгытуга тотарбыз, − диде 35нче балалар бакчасының вакытлыча мөдир вазифаларын башкаручы Наилә Абдрахманова.
Поспелово мәктәбе директоры Фазил Сөләйманов әйтүенчә, алар элек андый конкурсларда катнашмаган, шулай да, нык дулкынлануларына карамастан, сәхнәдә укытучылар "бишле"лек чыгыш ясаган.
− Конкурс игълан ителүгә, коллективыбыз белән номерлар әзерли башладык. Мәдәният хезмәткәрләре безгә булышты. Бу конкурс безне берләштерде, ир-атларны да үзенә тартты, югыйсә безне җәлеп итү җиңел түгел. Бүгенге җиңү — безнең уртак тырышлыгыбыз, нәтиҗәдә үзебезнең эшли дә, чаралар үткәрә белүебезне дә күрсәттек. Көч тупладык, бу юнәлештә эшне дәвам итәрбез. Балаларыбызга да яхшы үрнәк булыр. Алар гына түгел, без дә чыгыш ясый алабыз икән, − диде ул.
Конкурстагылар чын шоу оештырды, тамашачыларга бик ошады. Залда алкышлар тынып тормады.
− Мондый конкурслар Менделеевскида уза, анда яшәүче танышым, үзләрендәге сәхнә талантлары турында сөйләп, кичерешләрен уртаклаша иде. Бүген кызым Маринаны куәтләп килдем. Ул минем оныгым белән чыгыш ясады. Мин алардан бик канәгать. Шәһәр җитәкчелегенә бу башлангыч өчен зур рәхмәт, концерт искиткеч булды. Безгә чын бәйрәм ясадылар, − ди Людмила Пантюхина.
Концертка махсус хәрби операция урыныннан ялга кайткан көрәшчеләр дә килгән иде. Район башлыгы, барысы белән бергәләп, аларның батырлыгына рәхмәт белдерде, аягүрә кул чаптылар.
Бәйгенең икенче өлеше көзен башланачак. Анысына предприятие коллективлары әзерләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев