Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КОНКУРС

Руль артында – хатын-кызлар

Хатын-кызлар инде бишенче тапкыр үзләренең ир-атлардан да яхшырак автомобиль белән идарә итүләрен исбатлады. Шәһәрдә “Автоледи-2019” республика конкурсының муниципаль этабы узды. Анда гүзәл затларның 10 вәкиле катнашты.

Бәйге башланыр алдыннан катнашучылар һәм алар өчен җан атучыларның дулкынлануы сизелде. Әмма ул бик тиз юкка чыкты – хатын-кызлар автомобиль руле артына утыргач, үз-үзләренә ышанучан машина йөртүчеләренә әверелде. Беренче этапта катнашучылар жюри әгъзаларына автомобиль белән идарә итү осталыкларын күрсәтте, “елан”ны узып, машинаны дөрес итеп тукталышка куйдылар. Аннан соң аларны сынауның теоретик өлеше көтте. 10 минут эчендә 20 сорауга җавап бирергә кирәк иде, нәкъ ЮХИДИ имтиханындагы кебек. Бу этап катнашучыларда аеруча кыенлык тудырмады. Ә менә конкурсның өченче этабы – картингта йөрү – катнашучылар өчен яңалык булды. Биремнәрнең бу өлешен җиңеләйтү максатыннан конкурста катнашучылар өчен, картинг-клуб укучылары чын мастер-класс үткәрделәр. Бу этапта иң яшь катнашучы, машина йөртү стажы ярты ел гына тәшкил иткән Камилә Ихсанова иң яхшысы булды. Кайчандыр ул үзе дә бу картинг-клубка йөргән.

– Хисләр бик шәп, адреналин ташып тора. Башта куркытты, чөнки тәҗрибә аз, беренче тапкырга яхшы үттем дип уйлыйм, – ди Камилә. Жюри әгъзалары моның белән килештеләр, һәм Камилә Ихсановага икенче урынны бирделәр. Өченче урында – алабугалы Илзирә Горохова. Һәм, ниһаять, җиңүче исемен Эльвина Ягәфәровага бирделәр. Руль артында ул нәкъ 9 ел, тик шул вакыт эчендә якыннары аны “Шумахер” дип атарга да өлгергән инде. Эльвина сүзләренә караганда, аның конкурста катнашуын ире теләгән, һәм ул ялгышмаган. Хәзер җиңүчегә шәһәребез данын инде республика дәрәҗәсендә якларга туры киләчәк. Тагын дүрт катнашучы төрле номинацияләрдә җиңүче исеменә лаек булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алабугалыларның әлеге конкурска кызыксынуы көчәя, ә катнашучылар саны елдан-ел арта бара.

– Конкурсның максаты – руль артындагы хатын-кызның ирләрдән ким булмавын күрсәтү. Статистика буенча, гүзәл затлар аварияләргә сирәгрәк очрый, ә аларның 80 проценты имтиханны беренче тапкырдан ук тапшыра, – ди Алабуга ЮХИДИ пропаганда инспекторы Алсу Новохатько. Ә Алабуга ЮХИДИнең профилактика бүлеге начальнигы Илназ Насыйров тиздән алабугалыларга яңа кызыклы бәйге – “Автобабай” вәгъдә итте. Анда 60 яшьтән башлап ир-атлар, һәм 55 яшьтән алып хатын-кызлар катнаша ала. Ул август азагы – сентябрь башына планлаштырылган.

Бу кызыклы

Статистика күрсәткәнчә, юлдагы куркыныч хәлләргә тәҗрибәле хатын-кыз ир-атка караганда тизрәк җавап бирә. Табигатьтән хатын-кызда үз-үзеңне саклау инстинкты күпкә яхшырак үскән.

Күп кенә Европа илләрендә страховка хатын-кызларга күпкә арзангарак төшә.

Тикшеренүләр нигезендә, хатын-кызлар машинаны ир-атларга караганда агрессив йөртмиләр һәм юл-транспорт һәлакәтләренә бик еш эләкмиләр дә диярлек. Исерек килеш руль артында йөргән ир-атлар җаваплылыкка хатын-кызларга караганда ешрак тартыла.

Ир-ат шоферлар хатын-кызларга машина йөртү хокукын бары тик “матур күзләр” өчен бирелә, диләр. Ә менә автомәктәпләрдәге инструкторлар әйтүенчә, дәресләрдә хатын-кызлар игътибарлырак тыңлый, ә ир-атлар барысын да беләбез дип ышаналар.

Автомобиль сатып алганда, хатын-кызларның 97 проценты куркынычсызлык мендәрләре белән кызыксына. Ә ир-атларда бу күрсәткеч нибары 15 процент кына тәшкил итә.

Статистика күрсәткәнчә, аварияләрнең 65 проценты ир-ат машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга. Калган 35 процентын хатын-кызлар китереп чыгара, тик алар ир-атлар гаебе белән килеп чыккан кебек үк җитди түгел.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев