Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КОНКУРС

Шигъри марафонда катнашырга чакырабыз

Үзегезнең туган телегездә шигырь укыгыз, аны видеога яздырыгыз һәм безгә җибәрегез.

«Алабуга нуры» газетасы редакциясе «Мин Тукайны укыйм» дип аталган шигъри марафон башлап җибәрә. Моның өчен Габдулла Тукай шигырен ятларга һәм аны сәнгатьле итеп сөйләгәнне видеога төшереп безгә җибәрергә кирәк.

26 апрельдә, Габдулла Тукайның туган көнендә, без сезнең роликларны «Алабуга хәбәрләре» төркемендә урнаштырачакбыз. Катнашучыларның яшь мөмкинлекләре чикләнмәгән.

Видеороликларны new-kama@bk.ru электрон почтасына һәм 8-927-429-99-67 номерына WhatsApp буенча җибәрергә була.

Видеороликларга гомуми таләпләр:
— чыгыш 3-5 минуттан артмасын;
— тәкъдим ителгән роликлар гамәлдәге РФ законнарына һәм әхлакый-эстетик нормаларга каршы килмәскә тиеш.

Марафонда катнашучыларга катнашучы Дипломнары тапшырылачак. 
реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев