Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КОНКУРС

Татарстанда «Безнең геройлар» әдәби марафонына гаризалар кабул итү башланды

Заявка кампаниясе 2021 елның 15 августына кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгы ярдәме белән «Безнең геройлар» дип исемләнгән әдәби марафонга гаризалар кабул итә. Заявка кампаниясе 2021 елның 15 августына кадәр дәвам итәчәк.

Марафонның максаты — Муса Җәлил һәм җәлилчеләр иҗатының әдәби-шигъри мирасына җәлеп итү, талантлы шагыйрь-һәвәскәрләрне ачыклау һәм бүләкләү, аларны социаль-иҗади, ял эшчәнлегенә җәлеп итү. Марафонда 16 яшьтән алып 35 яшькә кадәр кешеләр катнаша ала.

«Безнең геройлар» марафоны ике юнәлеш буенча уза: индивидуаль иҗади башкару һәм 3 кешедән торган төркем белән башкару. Катнашу өчен, Муса Җәлил шигырен яки җәлилчеләр турында шигырь укуны видеога язарга (музыкаль ярдәм, актерлык уенын һәм башка иҗади алымнарны кулланып укырга мөмкин), ә аннан соң видеога сылтаманы заявкага беркетергә кирәк. 

Җиңүчеләр онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 16-23 август көннәрендә гугл-форма аша билгеләнәчәк. Алар төркем номинациясендә электроника кибетенә 50 мең сумга кадәр бүләк сертификатлары һәм шәхси номинациядә 30 мең сум акча алачак.

Бүләкләү 2021 елның 25 августында шагыйрьне искә алу көнендә булачак. Җиңүчеләр 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәле янында узачак тантаналы чарага чакырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев