Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КОНКУРС

«Яз елмаюы» фотоконкурсын үткәрү турында нигезләмә

«Алабуга нуры»ның «Алабуга хәбәрләре» төркеме «Яз елмаюы» фотоконкурсын башлап җибәрә.

1. Конкурста 18 яше тулган барлык теләүчеләр дә катнаша ала.

Әлеге Нигезләмә «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Яз елмаюы» (алга таба — «Конкурс») фоторәсемнәр конкурсын үткәрү тәртибен регламентлый.
 

2. Конкурсның максатлары һәм бурычлары: «Алабуга хәбәрләре» төркеменә язылучылар санын арттыру, укучыларның социаль активлыгын арттыру, төркемнең уңай имиджын саклау, социаль челтәрләр аудиториясенең «Алабуга хәбәрләре» төркеменә карата кызыксынуын арттыру.
 

3. Оештыручы турында мәгълүмат

423600, Татарстан, Алабуга шәһәре, Төзүчеләр урамы, 16а

Конкурсны үткәрү территориясе: Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы.

 

4. Конкурсны үткәрү вакыты

2021 елның 20 февраленнән 5 мартына кадәр.

Беренче этап: катнашучылар тарафыннан конкурс шартларын үтәү (2021 елның 5 мартына кадәр).

Икенче этап: күбрәк лайк җыйган җиңүчене билгеләү (2021 елның 5 марты) һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Алабуга хәбәрләре» төркемендә җиңүче турында мәгълүмат урнаштыру.

Өченче этап: газета редакциясендә җиңүчегә приз тапшыру.
 

5. Конкурсны үткәрү тәртибе

5.1 Конкурста «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә теркәлгән аккаунтлары булган алабугалылар һәм районда яшәүчеләр катнаша ала.

5.2. «ВКонтакте» социаль челтәрендә конкурста катнашучылар өчен гамәлләр:

5.2.1 «ВКонтакте социаль челтәрендә «Алабуга хәбәрләре» төркеменә кушылырга https://vk.com/alabuganury

5.2.2 Берләшмә битендә конкурс турында язманы табарга.

5.2.3. Конкурс постын «уртаклашырга» (алга таба — репост), шәхси сәхифәдә урнаштырырга.

5.2.4. Конкурс посты бәйге тәмамланганчы катнашучы сәхифәсендә беркетелергә тиеш (2021 елның 5 мартына кадәр).

5.2.5 Конкурста катнашучылар җибәргән фоторәсемнәрне «Алабуга хәбәрләре» төркемендә «Яз елмаюы» альбомында (конкурс дәвамында) күрергә мөмкин булачак.

5.2.6 Репост ясап, катнашучы әлеге кагыйдәләр белән үз ризалыгын раслый, шул исәптән шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә дә.

5.2.7 Җиңүче призны мөстәкыйль рәвештә килеп ала.
 

6. Конкурска йомгак ясау

6.1. Конкурс нәтиҗәләрен ясау 5 мартта сәгать 11.00дә. Бер җиңүче билгеләнәчәк.

6.2. Конкурс нәтиҗәләре «Алабуга нуры» сайтында, «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Алабуга хәбәрләре» төркемендә басылып чыгачак. Җиңүчегә шулай ук "ВКонтакте«социаль челтәрендә шәхси хәбәр җибәреләчәк.
 

7. Өстәмә шартлар

7.1. Бәйгедә катнашу катнашучының әлеге нигезләмә нигезендә конкурсның шартлары белән танышуын һәм ризалыгын күздә тота.

7.2. Конкурста катнашучы шулай ук «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Алабуга хәбәрләре» рәсми төркемендә үз шәхси мәгълүматларын бастырырга ризалык бирә.

реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев