Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КОРРУПЦИЯ

Алабугада «Снайпер» яшьләр клубында «Коррупциягә — юк!» исемле әңгәмә үтте

Очрашуның максаты - коррупциягә каршы үзара хезмәттәшлекне пропагандалау һәм формалаштыру.

Алабугада яшьләр өчен «Снайпер» өстәл уеннары клубында «Коррупциягә — юк!» дип аталган әңгәмә үтте. Очрашуның максаты коррупциягә каршы үзара хезмәттәшлекне пропагандалау һәм формалаштыру гына түгел, ә яшүсмерләрдә шәхеснең нигезен тәшкил итүче әхлакый нормаларга уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, аларның хокукый аң һәм хокукый культура дәрәҗәсен күтәрү дә иде.

Әңгәмәдә балаларның көнкүреш, эшлекле, югары хакимият коррупциясе турында белүләре ачыкланды. Аннары кызлар-егетләр популяр булган «Бункер» өстәл уены уйнадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев