Алабуга нуры

16 июнь төнендә мөселманнар Мигъраҗ кичәсен билгеләп үтә

Шул уңайдан Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз әлеге мөхтәрәм датаның мәгънәсен, тарихын аңлатып үзенең мөрәҗәгатен җиткерде.

Әссәламегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһү! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Уналтысыннан унҗиденче июньгә каршы төндә мөселманнар ислам тарихындагы гаҗәеп вакыйганы - пәйгамбәребез Мөхәммәднең (сгв) төнге сәяхәтен һәм аның күккә ашуын билгеләп үтәчәк. Бу хәл пәйгамбәребезнең (сгв) Мәккә чоры ахырында булган (якынча 619 елда).

Моның тарихы Исра чоры вакыйгасыннан башлана (пәйгамбәребез Мөхәммәднең (сгв) Мәккәдән Әл-Коддус шәһәренә күтәрелеп алынуыннан). Мөселманнарның беренче Кыйбласы булган шәһәрдә Мөхәммәд пәйгамбәр (сгв) барлык пәйгамбәрләр һәм сәхабәләр белән бергә намаз укый, шул ук вакытта фәрештәләр пәйгамбәребезнең күкрәген ачып, йөрәген, кешеләргә хас булган гөнаһлардан һәм начар гамәлләрдән юып, чистарталар. Исра вакыйгасы түбәндәге аятьтә сурәтләнә: «Үзенең колы Мөхәммәд галәйһиссәламне бер кичтә Мәккә шәһәрендәге мәсҗид Хәрамнан Коддус шәһәрендәге мәсҗид Әкъсага йөретеп кайтаручы Аллаһы Тәгаләне һәр кимчелектән пакь дип белегез! Ул Коддус шәһәренең тирәсен бәрәкәтле кылдык, Мөхәммәд галәйһиссәламне гаҗәп галәмәтләребезне күрсәтмәк өчен кодрәтебез белән йөреттек, әлбәттә, Аллаһ һәр сүзне ишетүче вә һәрнәрсәне күрүчедер» ("Бәни Исраил (Ягъкуб балалары)" сүрәсе, 1 нче аять).

Күрүебезгә, пәйгамбәребез (сгв) - дөрестән дә, пәйгамбәрләрнең мөһере буларак килә. Аңа хәтле бер пәйгамбәргә дә Мигъраҗ һәм Исра кичәсендә бөтен пәйгамбәрләрнең имамы һәм рәсүле булырга насыйп булмады.

Исра вакытында пәйгамбәребезне Җәбраил фәрештә алып йөрткән: "Ул фәрештә күркәм холыклы вә матур кыяфәтле вә гаять туры һәм гакыл ияседер, заһир булды, үзенең асыл сурәте белән күренде. Ул фәрештә офыкның югарысында иде. Соңра Мөхәммәд галәйһиссәламгә якынлашты һәм югарыдан аңа сүз әйтмәк өчен сузылды. Аралары ике җәя хәтле генә калды яки аннан да якынрак булды. Җәбраил фәрештә Аллаһның колы Мөхәммәд галәйһиссәламгә үзенә Аллаһтан вәхи ителгән нәрсәне вәхи кылды. Мөхәммәд галәйһиссәламнең күңеле күргәнен ялган димәде, нык ышанды, ягъни Җәбраил фәрештәне үз сурәтендә күрде һәм Аллаһны күңеле илә күрде. Әллә Мөхәммәднең күргән нәрсәсенә шөбһә итеп низаглашасызмы? Тәхкыйк, ул Җәбраилне үз сурәтендә икенче мәртәбә күрде. Сидератүлмүнтәһә агачы янында. Мәэва җәннәте шул агач янындадыр. Ул агачны күп фәрештәләр каплаган иде. Мөхәммәд галәйһиссәламнең күзе шул агачтан һәм фәрештәләрдән читкә авышмады һәм куелган чиктән уңга-сулга үтмәде. Тәхкыйк, ул күрде Мигъраҗда Раббысының олуг галәмәт вә дәлилләрен. ("Нәҗем (Йолдыз)" сүрәсе, 6-18 нче аятьләр).

Мигъраҗ - ул пәйгамбәребезнең (сгв) күккә ашуы. Борак (җанвар) ярдәмендә ул күккә күтәрелә, күкнең һәрбер өлеше үзенең фәрештәсенә һәм пәйгамбәренә ия була. Мөхәммәд (сгв) үзе күргән барлык фәрештәләрне һәм пәйгамбәрләрне сәламли. Җәбраил фәрештә пәйгамбәребезне (сгв) җиде кат күккә хәтле алып йөрткән һәм аннан ары уза алмаган. Әлеге җиденче кат күк Аллаһ һәм кеше арасындагы соңгы чик булып тора һәм пәйгамбәребез анда Аллаһы Тәгаләдән өч әйбер турында хәбәр алган:


1) Коръәндәге "Бәкара" сүрәсенең ахыргы аятьләре иңеп беткән;


2) Аллаһны танучыларның һәм Аңа тиңдәш тотмаучыларның барысы да җәннәткә эләгәчәге турында хәбәр бирелгән;


3) Барлык мөэмин-мөселманнарга да 5 вакыт намазның фарыз булуы йөкләнелгән.

Мигъраҗ вакытында пәйгамбәребезгә Аллаһ шулай ук җәннәтне һәм җәһәннәмне күрсәтә. Ул җәһәннәмдә гөнаһлы бәндәләрнең коточкыч газаплануларын һәм җәннәттә булган мөэмин-мөселманнарның кабатланмас җәннәт бакчаларында торуларын тамаша кылган.

Бөтен дөнья мөселманнары өчен бу вакыйга - пәйгамбәребез Мөхәммәднең (сгв) олуг дәрәҗәсе һәм аның юлын исбатлаучы үрнәк булып тора. Мигъраҗ вакыйгасы Рәҗәп аеның 27 нче көнендә билгеләп үтелә. Бу көнне ястү намазының фарызыннан соң әлеге вакыйга уңае белән махсус намаз уку каралган.

Безнең сөекле пәйгамбәребез катнашында булган бу могҗиза янә бер тапкыр Аллаһның Бөеклеген искә төшерә: барысы да Аның кул астында. Пәйгамбәребез (сгв) моңа кадәр бик күп кыенлыклар кичерә һәм Аллаһ аны сабырлыгы өчен Исра һәм Мигъраҗ белән бүләкли. Искә төшерик: аның дәгъватын кабул итмиләр, сәхабәләрен үтерәләр, әмма ул ислам диненнән чыкмый. Пәйгамбәребез (сгв) барлык әлеге сынауларны уңышлы үтә һәм зур дәрәҗәләргә ирешә.

Бу мисал Аллаһ юлында булганнарга барлык авырлыклар өчен дә бүләкләүгә вәгъдә булып тора: "Дөреслектә, авырлыктан соң гына файдалы җиңеллек табыла" ("Инширах (Ачмак)" сүрәсе, 6 нчы аять).


Үзәкләшкән дини оешма - ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!