2023 елда мөселман календарендә бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр
Һиҗри буенча 1444-1445 еллар.
Рамазан ае 23 мартта башлана, Ураза бәйрәмне 21 апрельдә билгеләп үтәчәкбез.
- 23 гыйнварда — 1 нче Раҗәб.
- 26нан 27 гыйнварга — (4нән 5нче Раҗәбкә) Рәгаиб кичәсе.
- 17нән 18 февральгә — (26нан 27нче Раҗәбкә) Мигъраҗ кичәсе.
- 21 февраль — 1 нче Шәгъбан.
- 6нан 7 мартка — (14нән 15нче Шәгъбанга) Бәраәт кичәсе.
- 23 март — Рамазан ае башлана.
- 17нән 18 апрельгә — (26нан 27нче рамазанга) Кадер кичәсе.
- 21 апрель — Ураза бәйрәме.
- 21 май — 1 нче Зөлкагъдә.
- 19 июнь — 1 Зөлхиҗҗә.
- 27 июнь — (9 нчы зөлхиҗҗә) Гарәфә көне.
- 28 июнь — (10 нчы зөлхиҗҗә) Корбан бәйрәме.
- 27 июнь-1 июль — (9-13 нче Зөлхиҗҗә) Тәкъбир әт-Тәшрик көннәре.
- 19 июль — (1 нче Мөхәррәм) һиҗри буенча 1445 ел башы.
- 28 июль — (10 нчы Мөхәррәм) Гашура көне.
- 17 август — 1 нче Сафәр.
- 16 сентябрь — 1 нче Рабигыль-әүвәл.
- 26нан 27 сентябрьгә — (11нән 12нче Рабигыль-әүвәлгә) Мәүлид Ән-Нәби.
- 16 октябрь — 1 нче Рабигыль-ахыр.
- 15 ноябрь — 1 нче Җөмәдәл-әүвәл.
- 14 декабрь — 1 нче Җөмәдәл-ахыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев