Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Алабуга Җәмигъ мәчетендә имамнар җыелышы узды

Очрашуда 2023 елда төп юнәлешләр буенча эшләнелгән эшләргә нәтиҗәләр ясалды

Җәмигъ мәчете мәдрәсәсендә Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов җитәкчелегендә чираттагы имамнар җыелышы узды. Бу хакта район мөхтәсибәтенең социаль челтәрләрдәге төркемендә хәбәр ителә. 

Җыелышта 2023 елда төп юнәлешләр буенча эшләнелгән эшләргә нәтиҗәләр ясалды. Алар арасында: гыйлем бирү, рухи тәрбия, спорт, социаль файда, ремонт, тәҗрибә уртаклашу.

Шулай ук имамнар киләсе 2024 елга планнар турында да сөйләштеләр. Төп максатлар буларак җәмгыятьтә гаилә ролен, аның кыйммәтен үстерү, «Изге Болгар җыены»нда Алабуга районы турында чыгыш ясарга әзерләнү билгеләнде.

Җыелышта катнашучылар тәкъдимнәрен әйттеләр, сораулар бирделәр, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев