Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Алабуга мәчетләрендә бәйрәм намазы иртәнге сәгать дүрттә башлана

Иртәгә Корбан бәйрәме.

Иртәгә, 28 июньдә, мөселманнар иң зур бәйрәмнәренең берсе — Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Алабугада Гает намазы вакыты иртәнге сәгать 4кә билгеләнгән. 

Корбан чалу намаз укыганнан соң гына рөхсәт ителә. Корбанлык хайванны өч көн дәвамында, ягъни 28, 29 һәм 30 июньдә кояш баеганчы чалырга була.

Корбан бәйрәме көнендә балалар өчен шәһәр күләмендә Гаилә бәйрәме узачак. Быел ул «Гуляй-парк»та 14 сәгатьтә башлана. Бәйрәмдә уеннар, конкурслар оештырылачак, балаларга һәм аларның ата-аналарына бүләкләр дә каралган. Шулай ук сәүдә зонасы булдырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев