Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Алабуга мәчетләрендә ифтар ашлары уза

Шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә көн саен 200 дән артык кешегә исәпләнгән табын әзерләнә.

Әле күптән түгел генә айларның солтаны Рамазан аена кергән идек, инде аның икенче атнасы да үтеп китте. Бу айда һәркем Аллаһ ризалыгы өчен саваплы гамәлләр кылырга омтыла. Ифтар ашлары үткәрү дә — әнә шундый күркәм эшләрнең берсе.

Бүгенге көндә ифтар мәҗлесләрен өйдә генә түгел, мәчетләрдә дә уздыруга игътибар бирелә. Шәһәр һәм районыбыз мәчетләрендә халык күмәк ифтарга җыела. Алабуганың Җәмигъ мәчетендә узган ашларның берсендә шәхсән үзем дә булып кайттым.

Мәчет бусагасын атлап керүгә үк, мөслимәләрнең ачык йөзе, ягымлы мөгаләмәсе күңелгә җылы нур булып иңде. Тирә-якта бәйрәм рухы хөкем сөрә: әби-апалар, яшь хатын-кызлар, балалар — һәммәсенең йөзләрендә шатлык, сөенеч, киенүләре дә бәйрәмчә. Мәчетнең мәһабәт бинасын тагын да яктыртып, илаһи нурга күмеп азан яңгырагач, авыз ачтылар. Аннан һәммәсе ахшам намазына кереште. Соңында, сый-нигъмәтләр тулы өстәлләр тезелгән аш бүлмәсенә ифтарга төштеләр. 

Өстәл артына утырышканчы, мәчетнең аш бүлмәсендә хезмәт куючы мөэминәләр белән аралашып алырга җитештем. Әйтүләренчә, ифтар үткәрергә теләүчеләр шактый күп, инде Рамазан аеның азагына кадәр үк һәр көнгә язылганнар. Ашны гаилә белән яки төркемләп үткәрүчеләр дә бар, шулай ук бер кеше дә булырга мөмкин. Көн саен мәчеттә 200 дән артык кешегә исәпләнгән ифтар ашы әзерләнә. 

— Мәчет каршындагы мәдрәсәдә дә дүшәмбе, чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә авыз ачалар, — ди Фәния ханым.

Биредә аш-су әзерләүче апалар көн дәвамында күпме эш башкарып чыга икән, сөбханаллаһ, дип уйладым.

— Иртәнге сәгать 7 дә киләбез, 20 рәкәгать тәравих намазы укып бетереп, кайтып китәбез, — ди алар.

Ифтар мәҗлесенә табын мулдан әзерләнгән, ир-атлар бер, хатын-кызлар икенче залда төрледән-төрле кабымлыклар, кайнар ризык белән сыйландылар. Имам-мөхтәсиб Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов ураза аенда ризыктан гына түгел, бар төрле начар гамәлләрдән тыелып торырга кирәклеген аңлатып, үгет-нәсыйхәтләрен бирде, аеруча гайбәт сөйләүнең тыелган гамәл булуын билгеләп үтте. 

Сый-хөрмәттән риза булып, рәхмәтләрен әйтеп табын артыннан торгач та, килүчеләр таралырга ашыкмый, күмәкләп тәравих намазын укырга тезелә. Шуннан соң гына, шөкер кылып, өйләренә таралыша.

Әйтергә кирәк, ифтар ашлары шәһәребезнең Нур, Әҗмәл, Шатлык, Әль-кадыйр мәчетләрендә дә үткәрелә, авылларда да уздырыла.
Ифтар үткәрүгә хәләл малларын тапшырган мөэминнәргә әҗер-саваплары булсын, Аллаһы Тәгалә аларның изге ниятләрен кабул кылсын, дигән теләктә калабыз.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта ислам дине кануннарын үтәп яшәүче яшьләр арта бара. Эшләре авыр физик хезмәт белән бәйле булганнары да, бернигә карамастан, ураза тотмый калмый.

— Бу ураза тотуымның өченче елы. Беренчесе кечкенә вакытта ук булды, аннары армиядән кайткач тота башладым. Үгетләгән кеше булмады, үзем теләп, ниятләп башладым. Хәзер биш вакыт намазымны калдырмыйм, — ди Алабуга предприятиеләренең берсендә хезмәт куючы Руслан Шакиров. 

Физик эш күп көч һәм энергия таләп итә, уразада вакытта ничек сабыр итәсез, каян көч аласыз дигән сорауга, бар көчебез Аллаһы Тәгаләдән, ул үзе җиңеллек бирә, дип җавап бирә ул. Раббыбыз кешегә ул булдыра алмаган нәрсәне бирми. Уразаның беренче өч көне генә авыррак тоела, организмга җайлашырга вакыт кирәк, аннары җиңеләя. Эшкә килгәндә, сәхәрне калдырмыйча, туклыклы ризык ашасаң, бу көне буена җитә, кыенлык юк, дип уртаклаша Руслан.

Барча мөэминнәрнең тоткан уразалары кабул булсын, күкләребез аяз, илебез тыныч булсын, дип телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев