Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Алабуга мәдрәсәсен тәмамлаучыларга шәhaдәтнамәләр тапшырылды

Укулар октябрьдән апрельгә кадәр алып барыла.

28 апрель мәдрәсәдә чираттагы чыгарылыш кичәсе узды. 3нче курсны тәмамлаучыларга тантаналы рәвештә шәhaдәтнамәләр тапшырылды. Бу хакта Алабуга районы мөхтәсибәтенең рәсми төркемендә хәбәр итәләр. 

Укытучылар әйтүенчә, аларга һәр яңа төркем белән эшләве күңелле. Алар гыйлем алуны туктатып калдырмаска киңәш итә. Укучылар, үз чиратларында, укытучыларга хезмәтләре, һөнәри осталыклары өчен рәхмәт йөзеннән бүләкләр тапшырды.

Тантанадан соң күңел ачу программасы белән ифтар үткәрелде.

Киләсе уку елында дини гыйлем алырга теләүчеләр өчен укулар октябрьдән апрельгә кадәр алып барыла.

Фото: Алабуга районы мөхтәсибәтенең рәсми төркеменнән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев