Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Алабуга мөхтәсибәте мобилизацияләнгәннәргә хәләл тушенка сатып алу өчен 287 мең сум акча җыйды

Барлык тартмалар кабул итү пунктына сугышка җибәрү өчен тапшырылды.

Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм итү уңаеннан Алабуга мөхтәсибәте хәйриячеләр һәм битараф булмаган мәхәллә кешеләре ярдәмендә хәләл тушенкалар сатып алыр өчен 287 мең сум акча җыйды, дип хәбәр  итә Алабуга мөхтәсибәте. 

Моннан тыш, мәчеткә мөстәкыйль рәвештә 6 тартма китергәннәр.

Барлыгы 48 тартма тутырылган. Аларда:

  • 1728 хәләл тушенка,
  • 236 түбәтәй, 
  • 330 дога китабы
  • 10 миск,
  • 31 хат - мәдрәсә дәресләренә йөрүче хатын-кызлардан һәм балалардан солдатларга күңел күтәрүче хат. 

Барлык тартмалар кабул итү пунктына сугышка җибәрү өчен тапшырылды, диелә хәбәрдә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев