Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Алабуга мөхтәсибәте вәкилләре Бөтенроссия мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең форумында катнаша

Форум 2011 елдан бирле ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Россия ислам институты белән берлектә уздырыла.

Кичә, 26 октябрьдә, Казанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең 140 еллыгы уңаеннан Бөтенроссия мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең форумы башланды.

Алабугадан килгән делегациядә мөхтәсибәт вәкилләре һәм «Ихсан» мәктәбе укытучылары, барлыгы 10 кеше катнашты, дип яза мөхтәсибәтнең матбугат хезмәте. 

Форум 2011 елдан бирле ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Россия ислам институты белән берлектә уздырыла. Чара мөселман мәгарифе һәм тәрбиясе өлкәсендәге актуаль проблемаларны ачыклау һәм хәл итү өчен мәйданчык булып тора. Биредә хезмәттәшләр эш тәҗрибәсе һәм методик кулланмалары белән уртаклашалар, дини гыйлем бирүнең уку процессын дөрес оештыруда бер-берсенә ярдәм итәләр. Гомумән алганда катнашучылар саны быел 350гә җиткән.

Фото: Алабуга мөхтәсибәте матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев