Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Алабуга мөслимәләре VIII «Гыйлем нуры» бәйгесендә катнашты

Бу хакта Алабуга мөхтәсибәтендә хәбәр итәләр.

29 майда Лениногорск шәһәре «Ихлас» мәчетендә VIII «Гыйлем нуры» бәйгесе оештырылды.

Бәйге 2012 елдан бирле үткәрелә. Татарстан Республикасы мәчетләрендә ел буе кичке дәресләрдә катнашучы мөслимәләрнең иң көчлеләре "Гыйлем нуры"нда катнашып үзләрен сыный. Сораулар Әбү Хәнифә мәзхәбе нигезендә корылган. Бәйге татар телендә генә алып барыла, дип хәбәр итәләр Алабуга мөхтәсибәтендә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, катнашучылар арасыннан нибары бер төркем җиңүче дип билгеләнә. Һәр катнашучының әлеге бәйгегә килүе аның үз районында белем ягыннан иң дәрәҗәле икәнлеген билгели. Һәркем грамота вә истәлекле затлы бүләккә ия була.

Җиңүчеләргә диплом һәм кыйммәтле бүләкләр бирелә. Алар күчмә кубокны үткән елны җиңгән командадан алып, бер елга үз районнарына алып китә.

Быел бәйгедә Урыссу, Мөслим, Әлмәт, Баулы, Азнакай, Чаллы, Казан, Кукмара, Лениногорск, Сарман, Алабуга, Бөгелмә шәһәрләре төркеме катнашты. Сарман төркеме җиңүче исемен яулады.

Фото Алабуга мөхтәсибәте сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев