Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Алабуга районы Дөм-Дөм авылында ифтар ашы үткәрделәр

Ифтар өчен табынны әзерләүдә «Яшь көч» агрофирмасы зур ярдәм күрсәтте.

«27 март көнне Дөм-Дөм авылы мәчетендә ифтар ашы үткәрелде. Мул сыйлы табын артына 60лап кеше җыелды», — дип яза безгә укучыбыз Әлфия ханым.

«Әлеге күркәм мәҗлескә, Алабуга шәһәренең «Поле чудес» мәхәлләсе имамы Фәнзил хәзрәт Нәбиуллин да чакырулы иде. Аның үтемле вәгазьләре, кунакларны Рамазан бәйрәме белән котлавы, Коръән укуы һәммәбезнең күңеленә хуш килде. Авылыбыз мулласы имам Илшат Галиевның изге теләкләре hәм Рафаэль Бәдретдиновның азан әйтүләре йөрәккә ятышлы булды.

Ифтар өчен табынны әзерләүдә «Яшь көч» агрофирмасы зур ярдәм күрсәтте. Агрофирма директоры Рузилә Мирсәет кызы Һадиуллина барлык авылдашларга изге теләкләр җиткерде. Рамазан ае белән котлады, һәммәбезгә сабырлык, сәламәтлек теләде, изге гамәлләр белән яшәргә чакырды.

Сый-нигъмәт тулы мул табынны бухгалтерия кызлары Асия Нәбиуллина, Лилия Шәкүрова, Җәмилә Шәкүрова, Фагыйлә Гыйззәтуллина, Гөлфирә Нәбиуллина әзерләде. Шушы мәҗлесне оештыручыларга, аш-су әзерләүчеләргә, кунакларга, барлык авылдашларга зур рәхмәт җиткерәсе килә.

Ил-көннәребез тыныч булып, сәламәтлектә кабат очрашулар насыйп булсын.

Алабугадан Расих, Әлфия», — диелә редакциягә килгән хатта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев