Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Алабуга районы имам-мөхтәсибе Ураза ае белән бәйле сорауларга җавап бирде

Сорауларыбызга җентекләп җавап биргәне өчен Хәлим хәзрәт Шәмсетдиновка рәхмәт.

11 марттан мөселман дөньясы өчен иң изге айларның берсе — Рамазан аена аяк басачакбыз. Бу уңайдан ураза вакытында мөселман кешесенең нәрсәләрне истә тотарга тиешлеген искәртеп узу урынлы булыр. Нәрсә ярый, ә нәрсәдән тыелып тору яхшырак? Уразага кагылышлы сорауларга Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов җавап бирде.

— Хәлим хәзрәт, аңлатып китсәгез иде, ураза тоту кемнәргә мәҗбүри һәм кемнәр аннан азат ителә?
— Рамазан аенда Аллаһы Тәгалә мөселманнар өчен ураза тотарга фарыз кылды, ягъни бу мәҗбүри гамәл. Әгәр кеше мөселман булса, балигълык яшенә җитсә, ягъни җенси яктан өлгергән булса, азат булса, ягъни тоткынлыкка дучар ителмәсә, һәм сәфәрдә булмаса, уразаны тотарга тиешле.

Балигълык яшенә килгәндә, кызлар өчен ул 12-13 яшьтән башланырга мөмкин, малайлар өчен — 14-15 яшьтән, бу һәр кешегә карата индивидуаль. Шулай итеп, кешедә менә шушы биш сыйфат булса: мөселман, азат, балигъ, сәфәрдә түгел, һәм үз акылында икән, бу кешегә ураза тоту фарыз. 

Уразадан азат ителүче кешеләр дә бар, әлбәттә. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: «Аллаһ сезгә авырлык теләми, җиңеллек тели», — ди. Шуңа күрә, әгәр кешенең мөмкинлеге юк икән, ул вакытта уразаны тотмаска мөмкин, шәригать моны рөхсәт итә. Әмма да ләкин, мөмкинлеге булып тотса, бу тагын да хәерлерәк. Әгәр сүз сәфәрдә булган кеше турында бара икән, сәфәрдә ничә көн уразасы калса, ул аны Рамазаннан соң тотып бетерергә тиеш була. 

Бәби көтүче хатын-кызлар, шулай ук бала имезүче әниләр (әгәр үзенә һәм баласына зыян килү куркынычы булса) уразадан азат ителә. Әгәр зыян булмыйча, уразаларын тота алсалар, хәерле булыр. 

Шунысын да искәртергә кирәк, айлык күрем вакытында һәм бала тапканнан соң 40 көн дәвамында хатын-кызга ураза тотарга ярамый, бу көннәр өчен каза кылырга кирәк була.

Ураза тотудан сәламәтлеге буенча азат ителүчеләр дә бар. Боларга ике төркем керә: вакытлыча авыручылар һәм хроник авырулары булган кешеләр. Кемгәдер, мәсәлән, уразаны бер генә көн тотарга ярамый — операция ясаткан, я булмаса, кеше авырып киткән, ләкин берничә көннән яки 1-2 атнадан терелә, бу очракта кеше савыккач каза кылырга тиешле. Ә инде хроник авырулары булган, мәсәлән, шикәр чире яки башка үтми торган авырулардан интеккән кешеләр уразадан тулысынча азат ителә, вә ләкин ураза тотмаган өчен, мөмкинлекләре булса, алар фидия түләргә тиеш. Фидия — ул мохтаҗларга, мескеннәргә карата бирелә торган билгеле күләмдәге сәдака. Быел рамазан аеның бер көне өчен фидия сәдакасы 400 сум була. Ягъни, бу 400 сумга бер кешене 2 тапкыр ашату дигән сүз (бер көнлек). Сәдаканы акчалата бирергә яки мохтаҗларга ризык пешереп илтергә мөмкин. Мәсәлән, авылыгызда яки шәһәрдә яшәүче мескен, фәкыйрьләрне, пенсияләре аз булган мөселман әби-бабайларны беләсез икән, аларга акчалата яки ризык белән сәдака бирергә була.

— Фитр сәдакасы турында да тәфсилләбрәк аңлатсагыз иде. Аның күләме ничек билгеләнә һәм ул кемгә бирелергә тиеш?
— Сәдаканың Рамазан аенда бирелә торган махсус төре фитр сәдакасы дип атала. Ул гаиләдәге һәрбер кеше өчен, кечкенә балаларны да исәпкә алып, Рамазан аеның ахырында түләнелә. Сәдака Ураза гаете җиткәнче мохтаҗ кешеләргә бирелергә тиеш. Фитр сәдакасының нисабы — 43 мең сум. Әгәр кешенең, бурычлардан һәм башка чыгымнардан кала, 43 мең сум буш акчасы бар икән, ул фитр сәдакасын түләргә тиеш. Быел фитр сәдакасының күләме кимендә 150 сум, хәллерәк кешеләр инде үз мөмкинлекләренә карап түли. 

Иң хәерлесе — сәдаканың кулдан кулга бирелүе, ягъни кешенең аны мохтаҗларга үз кулы белән бирүе. Әгәр дә андый мөмкинлек булмаса, сәдаканы мәчеткә бирергә мөмкин. Без аны җыеп, мохтаҗларга таратабыз. Тик искәртеп үтәсем килә, фитр сәдакасын мәчеткә китергән очракта, бу эшне соңгы көнгә кадәр калдыру кирәк түгел, чөнки без аны кешеләргә җиткереп бетерергә өлгермәскә мөмкинбез. Без сәдакаларны Ураза гаетенә кала бер атнадан да соңга калмыйча тапшырып бетерергә киңәш итәбез.

— Тагын бер сорау: сәхәр ашамыйча уразага керү рөхсәт ителәме?
— Әйе, бу рөхсәт ителә һәм дөрес була, вә ләкин махсус алай эшләү бик килешеп бетми, хәерле булмас. Пәйгамбәребез әйткән: «Сәхәрдә — бәрәкәт», дигән. Уразага көчебез булсын өчен, бу кирәкле гамәл. Әгәр кеше сәхәр вакытында йоклап калган икән, ураза бозылмый, дөрес була.

— Кайберәүләр уразаның я беренче, я азаккы өч көнен генә тотмакчы була. Бу дөрес гамәлме? Һәм бу очракта ураза кабул ителәме?
— Әлбәттә, без бер ай ураза тотырга тиешле. Әмма ләкин, кеше уразаны беренче мәртәбә тота икән, шулай гына булса да ярый. Әгәр көченнән килеп, бөтенесен тотып бетерсә, тагын да хәерлерәк. Шулай да, бөтенләй тотмаганга караганда, берничә көнен генә тотудан башлау да дөрес була.

— Ураза тотмаган кеше ифтар мәҗлесенә бара аламы?
— Ураза тотмаган кешенең дә төрлесе була. Бәлки, аның җитди сәбәбе бардыр, ә кемдер аңлы рәвештә тотмаска мөмкин. Шулай да, ураза тотмаган кешене дә ифтарга чакырырга була. Мәсәлән, берәр туганыгызның ураза тотмавын беләсез икән, аны мәҗлескә чакыра аласыз, бәлки, тора-бара ул да уразага керер, ягъни бу чакыруыгыз белән сез аны да уразага җәлеп итә аласыз.

— Әгәр ашарга әзерләгән вакытта, онытылып китеп, ризыкны татып карасаң, ураза бозыламы?
— Юк, бозылмый, бу хәтта рөхсәт ителгән гамәлләрдән санала. Ашарга пешерүче кеше аны татып карый ала, әмма йотмыйча гына. Әгәр ризыкны йотып җибәрсә дә, куркыныч түгел, уразасы дәвам итә. 

— Ураза вакытында никах, туй мәҗлесләре, бәби ашлары үткәрергә ярыймы?
— Әйе, Рамазан аенда бар төрле мәҗлесләрне дә үткәрергә ярый. Бары тик нәкъ менә уразада вакытта гына мәҗлес үткәрү киңәш ителми. Мәҗлессез генә булса, никах та укырга була, балага исем кушарга да ярый, ә инде ашларын ифтарга туры китереп үткәрергә мөмкин. Бу тыелган әйбер түгел.

— Балаларын уразага кертергә ниятләгән әти-әниләргә нинди киңәш бирер идегез? Моңа ничек дөрес итеп әзерләнергә?
— Балаларыбызны ураза тотуга өйрәтү кечкенәдән үк башлана. Пәйгамбәребез әйткәнчә, балаларны җиде яшьтән үк намаз укырга өйрәтергә кирәк. Бу уразага да кагыла, ягъни 7 яшьтән без балаларыбызны уразага өйрәтергә тырышырга тиешбез. Әлбәттә, бу ихтыяри, алда әйткәнебезчә, балигълык яшенә кадәр ураза тоту бу мәҗбүри түгел. Вә ләкин, балигълык яшенә җиткәндә, бала инде әзер булсын өчен, без аңа кечкенәдән үк барысын да күрсәтергә, үз үрнәгебездә өйрәтергә тиеш. Тәҗрибә күрсәткәнчә, 10-12 яшьтән балалар инде тулысынча ураза тота ала. Әлбәттә, әти-әниләр аларны мәҗбүриләргә тиеш түгел, ләкин күркәм үрнәк булганда, ИншАллаһ, бала үзе теләп бу гамәлгә тартылачак.

Сорауларыбызга җентекләп җавап биргәне өчен Хәлим хәзрәт Шәмсетдиновка рәхмәт. 

Алабугалыларны һәм барча мөселман кардәшләребезне изге Рамазан ае белән котлыйбыз! Тоткан уразаларыбыз һәм кылган догаларыбыз кабул булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев