Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Алабуга районы Морт авылында мөслимәләр җыены узды

Мөселман хатын-кызлары Алабуга шәһәреннән, Дөм-Дөм, Юраш, Илмәт авылларыннан килделәр.

10 декабрьдә Алабуга районы Морт авылының «Рөстәм» мәчете мәхәлләсендә мөслимәләр җыены узды. Мөселман хатын-кызлары Алабуга шәһәреннән, Дөм-Дөм, Юраш, Илмәт авылларыннан килделәр. Бу хакта Алабуга шәһәре мөхтәсибәтендә хәбәр итәләр.

Җыенда катнашучылар Әхмәтһади Максуди (биографиясе, аның педагогика һәм журналистика өлкәсендәге казанышлары, китапханә ачылышы һ.б.) турында чыгышлар тыңладылар.

 

Җыелыш чәй мәҗлесе белән тәмамланды. Катнашучылар оештыручыларга, бигрәк тә Морт авылы мөселман хатын-кызлар берләшмәсенең җитәкчесе Кадрия ханым Сәлимовага рәхмәт сүзләрен җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев