Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Алабуга районы башлыгы мөселманнары Корбан гаете белән котлый

Бу көнне һәр иманлы кеше хисләрен һәм гамәлләрен шәфкатьлеккә, якыннарны кайгыртуга юнәлтеп, Аллаһы Тәгаләгә дога кыла.

Хөрмәтле Алабуга районы мөселманнары!

Һәр мөселман кешесе өчен изге һәм мөһим бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән тәбрикләүләремне кабул итегез.
Бу көнне һәр иманлы кеше хисләрен һәм гамәлләрен шәфкатьлеккә, якыннарны кайгыртуга юнәлтеп, Аллаһы Тәгаләгә дога кыла.

Һәр мөселманга ныклы иман, сәламәтлек, саф ниятләр, күңел юмартлыгы, тирә-юньдәгеләр ихтирамын, мәхәббәт һәм муллык телим, бар догаларыгыз Аллаһы Тәгаләгә барып ирешсен. Сезне һәм якыннарыгызны гадел булмаган уйлардан һәм гамәлләрдән сакласын, йөрәкләрегезгә ярату, ышаныч һәм өмет иңдерсен.

Рөстәм НУРИЕВ, Алабуга муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев