Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Алабугада балалар арасында Коръән уку конкурсы үтте

Анда 3 яшьтән 15 яшькә кадәр балалар катнашты.

Алабуганың Җәмигъ мәчетендә 20 мартта 3 яшьтән 15 яшькә кадәр балалар арасында Коръән уку конкурсы булды. 

Китапка карата безнең халыкта элек-электән ихтирамлы караш яшәгән, изге китапка — бигрәк тә. Аллаһы Тәгаләнең изге сүзе булган Коръәннең Ислам нигезе булуын мөэмин-мөселманнар яхшы белә. Мәчетләрдә балаларны дин нигезләренә өйрәтү зур әһәмияткә ия, чөнки алар биредә әдәпле, әһлаклы булырга өйрәнә, сәламәт яшәү рәвешенә күнегә. Шәһәребезнең Җәмигъ мәчетендә ел саен балалар арасында Коръән укучылар конкурсы уздырыла. Быелгысын, үткән якшәмбедә, миңа да күрү насыйп булды.

Малайлар аерым, кызлар аерым сынау үтте. Катнашырга теләүчеләр күп икән, бирегә мәчеткә йөреп укучылар да, гаиләләрендә мөселман тәрбиясе алучылар да килгән. Мин кызлар конкурсын карарга булдым. Алар 3 төркемгә бүленде. 

Беренче төркем: 3 яшьтән 7 яшькә кадәргеләр. Шарт буенча, балалар белгән һәр аять 1 балл белән исәпләнде. Жюри әгъзалары «Коръән» не укучы балаларга укый белгән өчен өстәмә баллар билгеләде. Беренче төркемдә сәләтләрен күрсәтүчеләргә Лилия ханым Фазлыева һәм Илүзә Мөхәммәтҗанова бәя биреп барды. Илүзә үзе дә шушы мәчеткә йөреп, дәресләр алган. Хәзер ул КФУның Алабуга институтында укый, филология факультетының инглиз-татар бүлегендә, соңгы курста. 

Якты, матур уку бүлмәләре сокланырлык, дәрес үткәрү өчен бар шартлар да бар. Идәннәргә йомшак келәмнәр җәелгән. Чәчәк кебек киенгән сабыйлар, мөгаллимә апалары каршына утырып, башта иң яраткан сурәсен сөйли. Белгән сурәләренең исемлеген алар алдан биреп куйган. Мәсәлән, 6 яшьлек Зәйнәп Мирзаянова башлап «Фатиха» сурәсен сөйләде. Аннары аннан башкаларын да сөйләтеп карадылар. Кыз бер дә төртелми, яттан сөйли. 

— «Шәмс» сүрәсен сөйләп кара әле, — ди Лилия ханым. Зәйнәп анысын да тыныч кына сөйләп китте. 

Мәрьям Шәйхетдинова, сорау бирелүгә, бераз уйланып тора да, бисмилла әйтеп, сөйләп китә. Җиде яшьлек Әминә Мөслихова ышанычлы, иркен җавап бирә. Сүрәләрне мөгаллимә апаларына туры карап сөйли. Ул «Мирас» балалар клубына йөри икән. Укытучысы Альбина Сабировадан шул турыда сорашам.

— Мәчет каршындагы балалар клубы сәгать иртәнге сигездән көндезге 1гә кадәр эшли. Анда 5-6 яшьлек балалар шөгыльләнә.

Мөгаллимә үзе Алабуга институтын тәмамлаган, 4 ел да 10 ай, читтән торып, Яр Чаллыдагы "Ак мәчет«тә белем алган. 

Бәләкәй генә Әмирә Азизова сынауны узгач та, бүлмәдән чыгасы килми торды. Үзенең бар белгән сүрәләрен сөйләп күрсәтәсе килде аның. Киләсе елда да катнашуын теләп, сокланып озаттылар. Җәннәт Юнусованың иң яратып укыганы — «Нәс» сүрәсе. 

Үз чиратын көткән балалар янына киләм. Җәмилә Кадыйрова шәһәребезнең 2нче гимназиясендә укый, быел ул 2нче сыйныфта. Конкурс башланганчы ук, барысы да Җәмиләнең киеменә игътибар итте. Ул татар милли күлмәгеннән, башында — калфак. Сигез яшьлек Җәмилә конкурсның икенче төркемендә катнашты. Биредә 8, 9, 10 яшьлекләр җыелды. Мәрьям Сәгъдиева Коръәннең алтыдан бер өлешен ятлаган булып чыкты. Башлап ул «Фил» сүрәсен сөйләде. Кайсысын, кайсы урыныннан сорасалар да, ул әзер. Мәдинә Йосыпова да аннан калышырга теләми. Бу төркемдә катнашучыларга Лилия ханым Петрова һәм Гүзәл ханым Мирзаянова бәя бирде.

11 яшьтән 15 яшькә кадәрге кызлар бу көнне Галия ханым Вәлеева һәм Рузалия ханым Лотфуллина каршында сынау тотты. Унике яшьлек таҗик кызы Ратнагул Азизова 42 сүрә өйрәнгән. 

— Авазларны дөрес әйтеп укырга өйрәнгән бала, дөрес сөйләмгә күнегә, сүрәләрне ятлаганда да җиңел була, — ди Галия ханым. 

Мәликә Шәяхмәтова, Әдилә Латыйпова да бик тырышлар. Әминә Мирзаянова, нинди сүрәне атауларына карамастан, элеп алып китә торган кыз. Аларның барысы турында газета битендә генә язып та бетерерлек түгел. 

— Балалар якшәмбе саен мәчеткә килеп, «Коръән» аятьләрен ятлый. Дүшәмбе, чәршәмбеләрдә алар биредә оештырылган уку дәресләренә йөреп, гарәп хәрефләрен, уку кагыйдәләрен, пәйгамбәрләр тормышын өйрәнә һәм ислам диненең нигезләренә төшенә, — ди мөгаллимә Гүзәл Мирзаянова. «Җәмигъ» мәчетендә, инде дүрт елдан артык, ул балаларга һәм олыларга дин сабакларын өйрәтә.

Нәтиҗәдә, 3-7 яшьлек кызлардан 1 урынны Сания Курамшина, 2 урынны Зәйнәп Мирзаянова, 3 урынны Фатыйма Заманова алды. 8, 9, 10 яшьтәге кызлар арасында Мәрьям Сәгъдиева 1 урынга лаек булырлык күләмдә баллар җыйды. Хәбибә Вәлеевага — 2 урын, Эмилия Гыйбадуллинага 3 урын бирелде. 11-15 яшьлек зур кызлардан 8 кеше катнашты. Әминә Мирзаяновага 1 урын, Камилә Аптиковага 2 урын, Ратнагул Азизовага 3 урын бирелде. 

Моннан тыш, кызлар арасында «Иң кечкенә катнашучы» номинациясе дә билгеләнгән иде. Дүрт яшьлек кызларга — Зәйнәп Шәяхмәтова һәм Мәрьям Усмановага, иң кечкенә катнашучы буларак, аерым бүләк тапшырылды. 

Малайлар арасында конкурста барлыгы 28 бала катнашты. Аларның иң кечкенәсенә — 3 яшь. 3-7 яшьлекләр төркемендә Мөхәммәд Вәлеев — 1 урында, Абдурахман Мөдәрисовка — 2 урын, Усман Усмановка 3 урын бирелде. 8 яшьтән 10 яшькә кадәр малайлардан Мөслим Шәйхетдинов 1 урын яулады, 2 урында — Тимур Джумаев, 3 урында — Абдулкәрим Шәяхмәтов.

11дән 15 яшькә кадәр үсмерләр арасында Абдуссаләм (хафиз) Абдуллаев 1 урын яулады, 2 урында — Ясин Хәйдәров, 3 урында — Мөхәммәд Гомәров. 
Аллаһның рәхмәте белән, якты, иркен мәчетләрдә дин нигезләрен өйрәнеп үскән балалар, киләчәктә үзләре дә шушы юлдан китеп, әхлакый йөзебезне саклаучылар булыр.

Фото: Җәмигъ мәчетенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев