Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Алабугада Бөтендөнья хиҗаб көнен билгеләп үттеләр

Бүген Алабуга мөхтәсибәте шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә гадәти булмаган акция үткәрде.

 Сәүдә үзәгенә килгән хатын-кызларга чәчәк һәм матур яулык бүләк иттеләр. Ә Җәмигь мәчетенең педагогик составы вәкилләре алабугалыларга аны ничек матур итеп бәйләргә кирәклеген күрсәттеләр. Акциядә Алабуганың 60 хатын-кызы катнашты. Җәмигъ мәчете вәкиле Альбина Сабирова сөйләп үткәнчә, башта хатын-кызлар оялган, әмма яулыкның үзләренә килешүен, ничек матур икәнен күргәч, елмаеп, канәгать булып киткәннәр. Шул ук көнне мәчетнең уку корпусында мәхәлләгә йөрүчеләр бала тудыру бүлеге мөдире Римма Гыйниятова белән очрашты. Ул катнашучыларга хатын-кызлар сәламәтлеге турында лекция укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев