Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Алабугада дин гыйлемен үзләштерергә теләгән һәркем мәчет мәдрәсәсенә йөри ала

Шәһәребезнең Җәмигъ мәчете каршында өч ел рәттән мәдрәсә эшләп килә. Монда мөселман динен өйрәнүчеләр өчен дәресләр алып барыла.

Ничә яшьтә булуга карамастан, теләге булган бар кешегә дә белем алырга мөмкин. Шунысы игътибарга лаек, булачак шәкертләр өчен уку бушлай. Уку курсы өч ел дәвам итә. Мөгаллимнәр булып республиканың югары мәдрәсәләрен тәмамлаучылар һәм шәһәребезнең Җәмигъ мәчетендә белем алган ир-егетләр һәм хатын-кызлар эшли. Укырга йөрүчеләр өчен бар шартлар да тудырылган.

Әйтик, ир-егетләр өчен уку чәршәмбе, хатын-кызларга пәнҗешәмбе көннәрне 18.00 сәгатьтә башлана. Вакыт мөмкинлеге булган хатын-кызларга сишәмбе көнне иртән 8.00 сәгатькә дә йөрергә була. Укулар татар һәм рус телендә алып барыла. Уку дәвамында шәкертләрне гарәп телендә тулысынча Коръән укырга өйрәтәләр. Моннан тыш, мөселман дине тарихы, хокук фәне, дөньяга караш дәресләре дә укытыла. Мәктәп укучылары өчен дәресләрне якшәмбе көннәрендә уздыралар. Укулар октябрь аенда башлана һәм май аена кадәр дәвам итә. Бакча эшләре белән шөгыльләнүчеләр өчен бу аеруча уңайлы вакыт. Бүгенге көндә монда 11 төркем белем ала. Шуларның 5се ир-егетләр, 6сы хатын-кызлар төркеме. Өч ел укуларга йөрсә дә шәкертләргә диплом бирелми, чөнки һәр кеше шәхси үзе өчен укый. Тик шулай да алга таба белем алырга теләүчеләр Казан, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләрендә дин буенча югары уку йортында белемнәрен дәвам итәргә мөмкин.

P.S. Үзлегеннән хәреф өйрәнү гел үк дөрес түгел, чөнки гарәп алфавитында төрле әйтелешле бер төрле хәрефләр бар һәм дөрес итеп укый белү кагыйдәләре дә аеруча мөһим. Шул ук вакытта, мин башкалар кебек булдыра алмам, миннән көлерләр дип уй йөртү дә хаталы. Мәдрәсә остазлары бар кешегә дә ихластан ярдәм итә.

Гөлназ РӘХИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев