“Алабугада ислам нуры”
Мәчетләр тарихы турында "Алабугада ислам нуры" дип аталган Фирдәвес Хуҗин төзегән китап дөнья күрде.
Әлеге китапка Болгар чорларында ук Алабугада булган мәчетләр, еллар узып аларның җимерелүе һәм бүген иман нуры белән балкып торучы Җәмигъ мәчетенең төзелеш тарихы, анда катнашкан һәм ярдәм иткән кешеләр турында язылган. Мидхәт хаҗи Кадыйров тәкъдиме һәм ярдәме белән 1996 елның 22 ноябрендә сафка баскан "Әл кадыйр", Морт, Илмәт, Иске Юраш, Дөм-дөм, Поспелово авылы мәчетләре тарихы хакында шактый кызык мәгълүмат тупланган. Алабуга районында ислам нуры таратучыларның исемнәре дә зур хөрмәт белән искә алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев