Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Алабугада Корбан бәйрәменә әзерләнәләр

Корбан бәйрәмен Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләп үтәчәкбез, ул 9 июльгә туры килә.

Мөселманнарның иң зур бәйрәме — Корбан бәйрәме якынлаша.
Алабуга шәһәр-районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов
билгеләп үткәнчә, мөселман календаре буенча бу айның унынчы көнендә Мәккә шәһәрендә хаҗилар үзләренең хаҗларын тәмамлый һәм корбан чала. Хаҗга бара алмаган мөселманнар мәчетләргә гает намазына җыела, гает намазын укыганнан соң, Аллаһының ризалыгын өмет итеп, корбан чала. Матди яктан мөмкинлеге булган кеше корбан чалырга тиеш. 

Елдагыча Алабуга Җәмигъ мәчете сарык чалуны оештыра. Моның өчен мәчет территориясендә корбан чалуга барлык шартлар тудырылган. 

— Сарык чалырга теләүчеләр килеп чиратка языла. Бәйрәм көнне, иртәдән үк чиратлары буенча мәчеткә килеп, корбаннарын чалдырып алып китәләр. Алдан язылу бик мөһим, чөнки сарыклар чикле, калмаска мөмкин. Быел 150 гә якын сарык чалырга ниятлибез. Бүгенгә якынча 90 кеше чиратка язылды. Бер сарыкның бәясе кимендә 12 мең булачак. Гаризалар 8 июльгә хәтле кабул ителә. Барлык мөселманнарны Гает намазына чакырабыз, — ди Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов.

Корбан бәйрәме шәһәрнең барлык мәчетләрендә 9 июль көнне иртәнге сәгать 3 тулып 30 минутта башланачак. Гаеттән соң сәгать 5тә корбан чалу оештырыла. Шул ук көнне сәгать 14.00дә Җәмигъ мәчете янында паркта Корбан гаетенә багышланган гаилә бәйрәме узачак. Балалар һәм өлкәннәрне төрле кызыклы уеннар, конкурслар, бүләкләр, батут көтә. Мөселманнар корбан итеннән пешерелгән бәйрәм пылавы белән сыйлана алачак. 

Корбан бәйрәме һәр йортка шатлык алып килсен, күк йөзләре аяз, һәр гаиләдә тынычлык булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X